Саба таңнары

Сугыш вакытында авыр гаиләләргә “Америка” паегы (ярма, писүк, чәй) бирелә башлады

Сугыш вакытында авыр гаиләләргә "Америка" паегы (ярма, писүк, чәй) бирелә башлады. Аны Шәмәрдәннән йә Иске Икшермәдән елына бер-ике мәртәбә алып кайтып тараттылар. Шәмәрдән станциясеннән халык, нигездә хатын-кызлар, җилкәләренә күтәреп, чәчүлек орлык ташыды. Булыр-булмас аяк киеме, ач тамак белән шуның кадәр җирдән 30-32 килограмм ашлык күтәреп кайтып кара әле! Чыдады инде...

Сугыш вакытында авыр гаиләләргә "Америка" паегы (ярма, писүк, чәй) бирелә башлады. Аны Шәмәрдәннән йә Иске Икшермәдән елына бер-ике мәртәбә алып кайтып тараттылар. Шәмәрдән станциясеннән халык, нигездә хатын-кызлар, җилкәләренә күтәреп, чәчүлек орлык ташыды. Булыр-булмас аяк киеме, ач тамак белән шуның кадәр җирдән 30-32 килограмм ашлык күтәреп кайтып кара әле! Чыдады инде халык. Түзә алмаганы, сәламәт булмаганы үлде, күпләр гарип, чирле булып калды.

Өс-баш мәсьәләсе дә бик авыр булды. Кибеттән алырга акча юк. Әни безгә, дүрт балага, ай йә чыра яктысында (лампага керосин булмады) оекбашлар һәм бияләйләр бәйләде. Йоны да исәпле бит әле аның.

Үземә дә чабата үрергә яшьтән өйрәнергә туры килде. Әнигә дә, туганнарыма да ясап кидерттем. Аның юкәсе дә проблема. Урман каравылчылары агач кисәргә, юкәсен алып җәрәхәтләргә кушмыйлар, куалар, кыйныйлар иде. Колхоз малларына миллек әзерләгәндә хәстәрләп кала идек юкәне. Урманнан рөхсәтсез печән чабарга, колхоз җиренә керергә дә ярамады. Менә шундый шартларда ничек итеп мал-туар асрарга кирәк! Шуңа күрә ике-өч гаиләгә бер олы терлек тотучылар да булды. Сыер асрый алучылар ачка шешенмәде.

1943 ел башында Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән эвакуацияләнгән гаиләләрне китереп, буш өйләргә яисә әз кешеле йортларга урнаштырдылар. Чәчүлек орлыкка дигән ашлыкны (морҗа башыннан 2-3 центнер чистарту һәм киптерү өчен) таратканнарын да хәтерлим. Менә шуның "арыш анасы" дигәнен, ачлыкка түзә алмыйча ашап, үлүчеләр дә булды. Басудан башак, черегән бәрәңге җыйган чакларны да һич тә онытасым юк.

Кызу эш вакытында басуда борчак, арпа боткасы пешереп ашата башладылар. Берзаман фронт өчен урман кисәргә задание килде. Апас якларына окоп казырга барып, аяк-кулларын өшетеп кайтучылар да булды. Безнең авыл кешеләре Шәмәрдән станциясе тирәсенә барып кистеләр агачны, анары вагоннарга төяделәр. Ике кеше көнгә өч кубометр агач чыгарырга тиеш иде. Тора-бара безнең Килдебәккә урман кисүчеләр китерелеп, шәхси йортларга таратылды. Дүрткә биш метрлы өйләрдә 7-8 кеше торды. Киемнәр начар, ашау такы-токы булгач, бет басу куркынычы туды. Бөтен авылга унлап мунча булгандыр. Аларга һәрвакыт чират була иде. Сабыны да юк заман бит. Шуңа күрә көлдән "селте суы" ясап, шуның белән кер дә юдылар, сабын урынына да файдаландылар.

Мәктәп суык булуы сәбәпле, кыш көне укулар туктатыла иде. Ике-өч хатын-кыз чаналар белән утын алып кайтып, ягып карадылар мичләргә. Аның белән шундый зур бинаны җылытып буламы?

Сугыш вакытында бик күп яралылар, инвалидлар кайтты. Алар да, мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәткә тартылдылар. Әтиләре кайткан гаиләләргә җиңелрәк булды, әлбәттә. Ә безнең кебекләрнең: "Әтиегез өчен дә эшләгез!"- дип үзәкләренә үттеләр. Сугыштан кайтмый калган әти өчендә 5-6 көн эш көне куйдылар, атагызның 12 көн эш көне эшләнмичә калган иде дип шул көн өчен эшләүне таләп иттеләр. Юкса ул безнең ил өчен башын салган, үлеп калган бит.Бик кимсенә идек. Безнең әтинең Днепр елгасы буеннан ике генә хаты килде. "Ике кешегә бер винтовка, өч кешегә бер ипи бирәләр, полк таралды, командирлар юкка чыкты",- дип язганы гына истә калды. Шуннан соң хат-хәбәр алмадык. Әни аны илленче елларга кадәр өзелеп-өзелеп, елый-елый көтте. Әмма ул кайтмады, бөтенләй хәбәрсез югалды, эзләтеп тә карадык, нәтиҗәсе булмады.

Без авылдашым Якуб белән 1943-1945 елларда сарык, кәҗә, сыер көтүенә алындык. 1942-1944 елларда Саба белән Лесхоз арасында самолетлар йөртергә өйрәтә торган укыту зонасы булды. Берсе алдан мишень тагып барыр, арттагы самолетлар шуңа атарлар иде. Без, малайлар, басуда көтә көткәнлектән боларны, ничек итеп пикеровать иткәннәрен, маневр ясаганнарын үз күзләребез күрдек. Җәйге кояш самолет канатлары ялтыр-йолтыр килер иде. Шулай ук Казан ягына таба түбәннән генә очкан "кукурузникларны" да карап озата торган идек. Алар 40 та, 50 дә, 60 та булырлар иде. Без аларны, җиңеп кайтыгыз дия-дия, кул болгап, сәламли идек. Моннан тыш Саба урта мәктәбе урынында зенит часте да килеп урнашканын хәтерлим. Хәрбиләрнең Килдебәктә, якын тирә авылларда театральләштерелгән концерт куйганнары да истә.

Кыш көне ат карадык. Менә шул Якуб дустым белән авылдан көтү алып чыгып бара идек, шунда авыл Советында эшләүче бер хатын-кыз очрап, сугыш беткәнен әйтте. Аңа районнан хәбәр иткәннәр. Ул вакыттагы шатлыктан елауларның иге-чиге булмады, күз яшьләре чишмәдәй акты. Әмма безгә, сугыш ятим итүчеләргә, ягъни әтисез калучыларга бик авыр, күңелләр китек булды.

Сугыш яралары әкренләп төзәлә башлады. Үгезләр җигеп булса да, күмәк эшләр башкарылды. Әкренләп атлар, башка терлекләр үрчетелде, тракторлар-машиналар кайтарылды. Иген уңышы артты, тамак туя башлады, каралты-кура, йортлар рәтләнде. Ниһаять, бүгенге матур тормышка килеп җиттек. Суы, газы, уты, телефоны, радиосы-телевидениесе, хәтта Интернеты булган өйләрдә һәм фатирларда яшибез. Нәрсә кисәң, ни ашасаң- шул бар. Фәкать хәләл хезмәтеңне кызганмаска, тәртипле һәм иманлы булырга кирәк. Боларның барысы да - Җиңүе дә, мул тормышы да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән һәм миллионнарның гомерләрен бирүе нәтиҗәсендә килүен онытмыйк.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Тимербай Зарипов.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: