Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моң сурәте

Илһам җыры, Йомшак, җылы – Сабый куллары кебек...

Бик күп еллар элек, үсмер чагымда ук, радиодан “Әни­ем­нең җылы кочагы” җырын тыңлаганнан соң әлеге сүз­ләрне әйткәнемне хәтерлим...Инде чын-чынлап шигырь­ләр яза башлагач, шул өч юлны үземнең тәүге җыен­ты­гыма керткәнем, Илһам Ша­ки­ров­ның иҗатына бар булганы белән мөкиббән каләм­дәшем Флүрә Низамованың ул юлларын укыгач: “Дөрес тоткансың, әмма Илһам абый­ның җыры өч юллык ши­гырь генә түгел, дустым, ул поэмалар, романнар ка­һар­маны булырга лаек”, – дигәне бүгенгедәй хәте­рем­дә.

Илһам Шакировның тере моң сурәтен иҗат итү өчен үзгә тынгысызлык, үзгә үҗәт­лек, үзгә талант кирәклегенә, ниһаять, узган ел республика дәүләт филармония залында, бөек җырчыбызның 83 яше тулуга багышланган концерт­ны тамаша кылганнан соң төшенә башладым: Моң сурәтен фәкать Моңның үзе белән очрашкач кына тоеп, кичереп була икән. Бу – Моң сурәтен һәркем иҗат итә дигән сүзем түгел әле...


Бүгенгедәй хәтеремдә, сәхнә ачылуга карурман эченнән ирләр башкаруында үзәкләргә үтәрлек моңлы җыр таралды. Иске карурман көе... Бу җырны үткән гасыр башында, Беренче Бөтен­дөнья сугышында алманнарга әсир­леккә юлыккан татар ир-егет­ләре җырлый. Алманнарга хас төгәллек белән яздырып-төшереп алганнар икән аны...


Бу җыр – туган җир, туган туфрак, нәсел-ыру, гаиләләр­не, сөйгәннәрне сагынып җыр­лана... Шуның белән һәр­кемнең күңеленә үтеп керә.Ул җыр әлбәттә, әлеге тоткыннар тарафыннан гына иҗат ителмәгән. Ул инде моңарчы күп еллар, дистә еллар, бәлки гасырлар элгәре үк татар халкының җаныннан түгелеп чыккандыр. Сәхнәдә әсирләр җыры тәмамлануга, Илһам Шакировның “Яңа кара урманы” башланды. Ил­һам җыры! Менә кайдан алган икән шул кадәрле үл­чәнмәс моңны бө­ек җыр­чыбыз. Моң халыкның генетик тамырыннан килә икән бит. Илһам җыры күз алдымда шул моңның тере сурәтенә әверелде.


Әлеге, Илһам җыры бе­лән башланган концертта дәү­ләт фольклор ансамбле­нең чираттагы “Олы юл” исем­ле өр-яңа программасы тәкъдим ителде... Өр-яңа дигән сүз исеменә җисеме туры килерлек тә иде. Ул милли шигъриятебезнең Алтын баганалары Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗанов, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалимов, Равил Фәйзуллин, Разил Вә­лиев, Зөлфәт ши­гырь­ләренә ансамбльнең сәнгать җитәк­чесе Айдар Фәй­зрахманов тарафыннан иҗат ителгән көйләрдән төзелгән иде. “Олы юл” – халкыбызның уз­ган, барыр юлы да, олы юл – милли җыр сәнгатебездә тулы бер гасыр дәвамында үсү юлы да, киләчәккә илтүче юлы булып та кабул ителә.


“Олы юл”ны башлап җи­бәргән Илһам ага, Әлфия апабыз кебек үк 3 яшеннән ятим калып, тормыш тозын күп йоткан. Алар икесе дә – ятимлектә Бөек Тукайның хәлдәшләре, моңдашлары, юлдашлары! Концертта мил­ләтнең Моң сурәте – катлам-катлам “Ак болыт” булып ята, туганнарын бер күрер өчен карурманнар аша кичеп, күрешеп, “Бер алманы бишкә бүлүе”ндә дә чагылыш тапты... Әлеге җырларны Илһам аганың җыр мәктәбен үз иткән яшь талантлар – Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетди­нова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Кәримов, Башкортстаннан килгән талантлы җырчылар – Эмиль Каюмов, Илшат Сибгатуллин башкарды.


Милли моңның сурәте лирик образларда җанлана. “Олы юл” концертында Г.Тукай, Дәрдемәнд, Наҗар Нәҗ­ми, Әнгам Атнабаев, Михаил Львов, Равил Фәйзуллин, Шәм­­сия Җиһангирова ка­ләм­нәреннән төшкән, килә­чәктә, һичшиксез, көйгә салыначак шигырьләрне дә Айдар Фәйз­рахманов үзе яттан сөйләде.


Халкыбызның шагыйрь Разил Вәлиев сүзләренә “Бер алманы бишкә бүләек” җы­рын дәүләт фольклор ансамбле үзгә бер мөстәкыйль музыкаль спектакль дәрәҗә­сендә башкарды.


Милли шигырь, әдәби сүз борын-борынгыдан мәгъ­нәле, нәсихәтле булды. Ул – бүген дә шулай. Бөек Тукаебыз нигезен корган моңлы милли Ана телебез – милли мәдәния­тебез, сәнгатебез бинасының какшамас терәге! Фәкать шул нигездә булганда гына милли кинобыз да үсеш алачак...


 Сүз башым, халкыбызның олы җыр-музыка мирасын өйрәнеп, аны заман сәхнә­сенә алып менгән, берүзе олы фәнни-эзләнү институтлары алып барган эшләрне башкарган Илһам аганың моң сурәте турында иде бит.


Айдар Фәйзрахманов һәм аның иҗат коллективы Илһам аганың әлеге изге эшен тагы да колачлырак итеп оештыручы, дәвам итүче булып танылды бүген. Ансамбльнең һәр ел саен куйган иҗат отчеты концертларында бу колачлы эш­ләр инде коллективның өр-яңа иҗат үрнәкләре буларак тәкъдим ителә дә. Соңгы дистә ел дәвамында дәүләт фольклор ансамбле репертуарына себер татарлары, нугайлар, татар керәшеннәре, кырым татарлары һәм башка этник төркемнәренең җыр­лары, биюләре кертелде. Шуларга бәйле рәвештә ан­самбль­нең сәхнә җиһазлары, сәхнә костюмнары, уен кораллары төрләре күпкә ишәй­де, баеды, затлыланды... Болар барысы да ан­самбльгә талантлы яшь­ләрне җәлеп итеп, югары һөнәри әзерлек­кә, осталыкка ия башкаручылар төркемен туплау белән дә ирешелде.


Республика дәүләт фольклор ансамбленең җитәкче­се Айдар Фәйзрахмановның олуг иҗаты, милли музыка сән­­гатен үстерүе, новаторлыгы 2019 елда республи­кабызның иң олы дәүләт бүләге – Габдулла Тукай исе­мендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегендә булуын күреп ихластан куандым.

 

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев