Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моабит төрмәсендә Муса Җәлил утырган камерага урнаштырылачак истәлек тактасы әзер

Истәлек тактасын, Берлин татарлары заказы буенча, Казанның “Агач” остаханәсе җитәкчеләре Булат һәм Элдар Мостафиннар ясаган.

Казанның “Агач” остаханәсе җитәкчеләре Булат һәм Элдар Мостафиннар герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ясаган истәлек тактасы Германиянең Моабит төрмәсендә шагыйрь утырган камерага урнаштырылачак.

Истәлек тактасын эшләүгә заказны Мостафиннарга Берлин татар диаспорасы биргән. Осталар аны түләүсез эшләгән. “Истәлек тактасы бүген әзер булачак, бер-ике момент кына калды”, - дип әйтте “Татар-информ” хәбәрчесенә Булат Мостафин.

“Җәй урталарында безгә Германиядән Берлин татар диаспорасы мөрәҗәгать итте. Муса Җәлил истәлегенә такта ясый алырсызмы икән диделәр. Без бу эшкә ризалаштык. Алар сентябрьдә Казанга туганнарга кунакка киләбез, шул вакытта алып китәбез, диделәр. Диаспора истәлек тактасын бүген алып китәчәк. Әлеге этапта истәлек тактасы тулысынча әзер дисәң дә була. Бер-ике момент кына калды”, - диде агач остасы.

Булат Мостафин истәлек тактасын бушлай җитештерүләрен әйтте. “Монда коммерция кызыксыну була алмый. Муса Җәлил – безнең тарих. Шуңа күрә без бу истәлек тактасын бушлай ясап бирәбез дигән карар кабул иттек”, - диде Булат Мостафин.

Ул Берлин татар диаспорасының җирле хакимият белән килешүе бар икәнен хәбәр итте. “Берлин татар диаспорасы әлеге истәлек тактасына кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә хәл итте, проблемалар юк. Бүген такта тулысынча әзер булачак, заказ бирүче аны алып китәчәк һәм Муса Җәлил истәлеге тактасы Моабит төрмәсе камерасына эленәчәк. Истәлек тактасының беренче кызыл юлында Муса Җәлил хакында төрки-татар телендә, икенчесендә – инглиз телендә һәм соңгысында – алман телендә язылган. Нигә, мәсәлән, рус телендә, яки башка телдә язма юк икәнен мин әйтә алмыйм. Моны заказ бирүче үзе хәл итә. Безнең бу моментларны һәр яктан тикшерергә хокукыбыз юк. Тактаның размеры 20 x 30 сантиметр. Ул төрмәдә Муса Җәлил камерасына эленәчәк”, - дип сөйләде Булат Мостафин.

Фото: Булат Мостафин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев