Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӨЛКӘТИ ХӘЛЕҢӘ ДӘ КАРЫЙЛАР

Республикада аеруча мохтаҗ гражданнарны со­ци­­аль яклауның адреслылыгын тагын да көчәйтү чаралары күрелә. Шул максаттан балаларга пособие һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык пособие билгеләгәндә 2019 елның 1 апреленнән гражданнарның кеременнән тыш, мөлкәти тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак.

Шулай итеп, хосусый  милкендә яхталары, очу аппаратлары, тирән карда йөри торган автомобильләре, җитештерү объектлары, ике һәм күбрәк автомашинасы (берсенең чыккан елына 3 ел тулмаган булса), һәр гаилә әгъзасына 40 квадрат метрдан артык мәйдан туры  килгән фатиры булган кешеләр  балага айлык пособие  алу хокукын югалтачаклар. Шушы ук шартлар юлда йөрү өчен айлык түләү алучы пенсионерларга  да кагыла.  Әмма ялгыз яшәүче олы  кешегә  калган  фатирның гомуми мәйданы 80 квадрат метрга тулмаса, аның пособие  алуга хокукы саклана. Бу хакта тулырак мәгълүматны республика матди ярдәм   күрсәтү үзәгенең  райондагы бүлекчәсенә (2-28-17, 2-28-19) элемтәгә чыгып  алырга    мөмкин. 

Фото: https://pixabay.com | yviliu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев