Саба таңнары

«Молодец хатыннар» турында

«Бала туарга тиеш, шуны гына табам да яңадан эшкә тотынам» - Төмәндәге партнерым Верадан килгән шушы e-mail хәбәрне укуга, башта аптырашта калган идем, аннары: «Бала тәмен белми әле ул, тапсын гына, дөньясын онытачак, эш турында уйламаячак та», - дип тынычландым. Лә­кин ялгышканмын - баласы туып ике атна үтүгә, яңадан җиң...



«Бала туарга тиеш, шуны гына табам да яңадан эшкә тотынам» - Төмәндәге партнерым Верадан килгән шушы e-mail хәбәрне укуга, башта аптырашта калган идем, аннары: «Бала тәмен белми әле ул, тапсын гына, дөньясын онытачак, эш турында уйламаячак та», - дип тынычландым. Лә­кин ялгышканмын - баласы туып ике атна үтүгә, яңадан җиң сызганып, эшкә кереште. «Балаң кем белән, кем карый аны, имезергә вакытың каламы соң?» - дип сораштырырга кыймадым.

«Ире юктыр аның, эшләве чарасызлыктандыр» ише фаразларны баштан ук кисәтим - ире дә бар, гаиләсен ашатыр­лык эше дә бар ирнең, ул яктан тәртип аларның. Вераның гаиләсен икенче планга калдырып, эш дип җенләнүендә имидж ясау теләге гаепле. Егетләрчә кискен сөйләшә, үзенә ни кирәген бик яхшы белә, кыю, батыр - моның янында ирләр дә калтырап төшәдер дип уйлаган чакларым аз булмады. «Спортчы, отличница, комсомолка» типажын өлге итеп, бизнес-тренинглардан чыкмыйча яши. Элек аның «Мин бөтен кеше өчен молодец хатын, миңа башка төрле булырга ярамый. Мәктәптә дә гел алгы сафта булдым, университетта да сынатмадым, хәзер дә сынатырга җыенмыйм, мин бик амбицияле», - дип әйтүләрен шаяру кебек кабул итә идем. Инде баласын калдырып, эшне сайлавын белгәч, уеннан уймак чыкканын аңладым.

Һәрберегезнең Вера кебек танышлары бардыр. Ирдәүкә хатыннар сирәк күренеш түгел. Нәфислек, тыйнаклык, өй җанлы булу модадан бөтенләй төшеп калган заманда яшибез бит. Өйдә бала үстерүче, хуҗалыкны карау­чы хатын-кызлар «өй тавыгы» санала, ә уңышны учлап җыючы, машиналарга атланган, эшенә капланган хатын-кызлар бар җирдә мактала. Алар турында матбугатта язалар, телевизордан күрсәтеп мактыйлар - бу хатын-кызлар дөнья тоткасы диярсең. Аларның гаиләсенә кереп караучы да, балаларының няня белән үскәнен белүче дә юк - гел дә ул хатын-кызларның уңышларын (машиналарын, бизнесларын, затлы күлмәкләрен, чит илләргә сәяхәтләрен) санау да, аларның «молодецлыгына» тел шартлату гына бар.

Әле бу темага матбугатта басылган хәбәрләрне барлап чыктым - «Яшь актриса Кристина Асмус бала тапкач, декретка чыгып тормаган, шундук эшкә чыккан. Моның өчен аңа эшендә премия биргәннәр. Браво, алкышлар, тамашачысын ташламаган!» Интернет-форумнарны актардым, анда «молодец хатыннар» мактаныша: «Мин бала тудыру йортында булганда ук эшли башладым - имзаларга документларны палатага алып керәләр иде!» Бу мактанышуларның икенче ягы - «кем балага багышланасы вакытны иң аз кулланган» дигән сүз бит. Декретка чыгып тормыйча, шундук эшкә тотынганы өчен умырып акча алганнармы алар? Шикләнәм. Әлеге дә баягы имидж гаепле дип саныйм мин. Акчасы булса да инде - газиз баласын акча белән бер бизмәнгә саламы инде нормаль хатын-кыз (кабатлыйм, чарасызлык турында сүз бармый, анысы башка ситуация).

Бу хәлне үзгәртеп бу­ламы? Була! Аларны ирләр генә үзгәртә ала. Ирдәүкәләргә сок­ланмаска кирәк! Ир-атларга аларны яратмас­ка кирәк. Монда бит ир­ләрнең дә гаебе бар - «молодец хатын»га өйләнәләр дә ул кушканча яшиләр. Гаиләдә кем баш? Ир кеше. Бала тагын кемнеке? Әти кешенеке. Ир кешенең карары - төп карар. Бу традиция. Гасырлардан гасырларга килгән гаилә традициясе. Гадәти булмаган гаилә ул Америкадагы бер­-берсенә өйләнгән зәңгәрләр генә түгел бит. Хатын-кыз ана була белмаган, ир кеше ир-ат була белмәгән гаиләләр дә шушы исемлеккә керә. Килешәсезме?
Алсу Исмәгыйлева
***
Маладис булырга тырышу. Бу безнең заманда иң таралган бер нәрсә бит инде. Олысыннан кечесенә кадәр, ире дә, хатыны да маладис булырга тырыша. Шуны куәтләү өчен орчык буе гына баласын да, хәтта песиен дә маладис итеп күрсәтергә омтыла. Маладислыгын күрсәтү өчен ике фатир бәясе торган машинада йөри, миллионлык өстәл артында, миллионлык кәнәфидә утыра. Имиджмейкерлар армиясе тота. Кемнедер үлемнән коткару өчен мең сумын кызганса да, үзенең маладислыгын күрсәтү өчен миллионнарын жәлләми. Мөлкәт, акча - мисал гына, аңларга җайлы булсын өчен. Чөнки хәзерге кешегә мәсьәләне акча мисалында гына төшендереп була. Зур мөлкәт хуҗасы була алмаганнар кулыннан килгәнчә кылана. Һич югы, матуррак чыккан фотосын яки алсурак пешкән бәлешен соцчелтәргә элә дә «лайк куегыз» дип үтенә. Бер карасаң, моннан да мәгънәсезрәк гамәлне табу авыр: аның ни үзеңә, ни башкаларга файдасы юк.

Бу кешенең интеллектуаль дәрәҗәсе белән дә, башка сыйфатлары белән дә бәйле түгел. Ил башлыкларына, әйтик, бөтен дәүләт белән идарә итү, тулы власть, байлык һәм җәмгыятьне алга илтү генә җитми, аларга һәр адымнарын гәзиткә язып, телевизордан күрсәтеп, хуплап, мактап, «маладис» дип торулары кирәк. Иҗатчыга шедевры өчен түләнгән зур гонорар гына җитми, аңа кемнеңдер мактавы, соклануы, бөтен халык ишетерлек итеп «маладис» дип әйтүе кирәк. Сыер савучыга алдынгы хезмәте өчен бирелгән мактау кәгазе кирәк. Бөтен авыл халкы алдында хуҗалык рәисенең кулын кысып шушы кәгазьне тапшыруы аңа әйтеп бетергесез ләззәт өсти. Беркемгә күрсәтмичә генә бирелгән миллион сум да аны бу дәрәҗәдә бәхетле итә алмас иде. Безгә һәрвакыт тамашачы кирәк. Карап торучылар, эшебезне күреп торучылар булганда, без тагын әллә нинди юләрлекләр, төрле исемнәр белән атала торган ахмаклыклар, эшләргә әзербез. Тамашачыларның «маладис»ы кирәк. Без әнә шуның белән тук­ланабыз.

Кеше белән үз те­ләк­ләре түгел, ә җәмәгатьчелек фикере идарә итә һәм аннан берничек тә котылып булмый. Хәтта бу фикергә игътибар итмәскә тырышучылар (аларны урыс «пофигист» дип йөртә бугай) да аннан азат түгел. Игътибар итмәү, битарафлык үзе үк имиджга әйләнә.
Бер яклап, бу яхшы кү­ренеш. Камиллеккә ом­тылырга, яңа уңышларга ирешергә мәҗбүр итә. Һәрвакыт көчле булырга әйди. Икенче яклап... Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр бит әле. Анысы да начар түгел. Ләкин сер бирмәскә тырышучылар күп очракта кан йотып яши. Чөнки без һәрвакыт үзебездән дә акыллырак, әйбәтрәк, баерак, көчлерәк булып кыланабыз. Кешенең үзеннән дә камилрәк бер генә нәрсә бар икән, бу - аның имиджы. Һәм үзебез булырга, табигый үз тормышыбыз белән яшәргә вакытыбыз да, көчебез дә калмый. Шуңа кеше, нинди уңышларга ирешүенә карамастан, канәгатьсезлек кичерә, үзен бәхетле итеп тоя алмый. Шәхси теләкләре һәм имидж таләпләре арасында адашып йөрергә мәҗбүр була.
Бу ир-егетләргә дә, ха­тын-кызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла. Гомумән, бүгенге җәмгыятьтә ир-ат, хатын-кыз дип бүлү - шартлы күренеш. Тормыш йөген тарту буенча алар бердәй үк. Алар бары тик физиологик һәм психологик яктан гына аерыла.
Шулай да моны хатын-кыз авыррак киче­рә­дер кебек. Аның хисләре көчлерәк, нечкәрәк. Ә нечкә нәрсә тирәнрәк ки­сә. Көндезләрен көчле ханым булып, «маладис»лар җыеп йөрүчеләр арасында төннәрен мендәр кочаклап елаучылар да җитәрлектер. Яки кемнедер елатучылар. Бернәрсә дә юкка чыкмый һәм юктан хасил булмый. Кешенең бер юнәлештәге уңышы - аның икенче юнәлештәге югалтуы ул.

Шул рәвешле, «уңышлы ханым» образы кайчагында хатын-кыз бәхетсезлегенең бер төре булып чыга. Уңышка төреп бирелгән бәхетсезлек. Моның сәбәбен мин ир-ат белән хатын-кызны тигезләүдә дип уйлыйм. Бу тигезлек - кешелекнең иң зур хатасы. Хатын-кызны ирләр дәрәҗәсенә төшерергә кирәкми иде.
Марат Кәбиров

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: