Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мондый тәкъдимнән баш тартып булмый

Хәзерге замана яшьләре бигрәк үзгә. Күбесе бик актив, әрсез, һәр нәрсәдә яңалык табырга, аерылып торырга ярата. Беркөнне Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Казандагы концертларында көтелмәгән хәл булды. Илдар җырын җырлап бетерүгә, залга бер кочак розалар күтәреп, бер егет керде һәм бөтен халык алдында тезләнеп, йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясап,...

Хәзерге замана яшьләре бигрәк үзгә. Күбесе бик актив, әрсез, һәр нәрсәдә яңалык табырга, аерылып торырга ярата. Беркөнне Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Казандагы концертларында көтелмәгән хәл булды. Илдар җырын җырлап бетерүгә, залга бер кочак розалар күтәреп, бер егет керде һәм бөтен халык алдында тезләнеп, йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, йөзек бүләк итте!


Әлбәттә, кыз мондый тәкъдимгә каршы килә алмады, ризалашты. Теге егет бу хакта Илдардан рөхсәт сорап, килешкән булган. Мондый хәл турында ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле. Күптән түгел классташымның сеңлесе Алсу Нигъмәтуллинага да йөргән егете җырчы Радик Юльякшин концертында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

"Матур гына концерт карап утырганда, егетем "чыгып керәм әле" дип торып китте. Берзаман Радик: "Хәзер сәхнәгә бер егет чыгачак. Аның кебек чын ир-егетләр күбрәк булсын иде", - диде дә, сәхнәгә чәчәкләр күтәреп егетем чыкты! Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Ул алдан Радик белән сөйләшеп куйган булган. Шунда ук сәхнәгә йөгереп мендем. Егетем йөзек биреп, халык алдында миңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Сөйгәнемнең мондый адымга баруы - мине хөрмәт итү һәм ярату билгесе дип уйлыйм. Узган атнада никах укыттык, туйны декабрьгә билгеләдек", - дип сөйләде Алсу Нигъмәтуллина.

Әллә без артта калганмы, әллә башка сәбәпме, минем өчен бу рәвешле тәкъдим ясау акылга сыймаслык хәл кебек. Минемчә, егет аны кыз белән икәүдән-икәү генә калып, яки әти-әнисе янында ясарга тиеш. Чыннан да, яшьләр хәзер тарсынмый да, оялмый да. Ә бәлки шул әрсез булулары аркасында бүгенге яшьләрнең күбесе уңышка ирешәдер дә...

Йөргән кызга тәкъдим ясауның әллә нинди үзенчәлекле юллары бар икән. Әйтик, иң романтик шәһәр - Парижга барып, шунда тәкъдим ясаучылар да бар. Бу инде ике куянның койрыгын тоту белән бер була - күптән хыялланган шәһәргә сәяхәт һәм вәгъдәләр алышу. Кайбер егетләр кызларның кибеттә җыйган кием-салым сумкаларына йөзек белән кечкенә генә тартма салып куя. Әлбәттә, кыз моны сизмәскә тиеш. Мәсәлән, сумкаларны өенә алып кергән вакытта салып куярга була. Таныш булмаган тартманы күргән кызга бу көтелмәгән сөенечле яңалык булачак.

Шулай ук төнге күктәге йолдызлар астында, аерым сүзләр язылган кызыклы фотографияләр яки "чык миңа кияүгә" дигән язулы торт бүләк итеп, романтик кичке ашка чакырып, радио-телевидение яки газета аша, экстрим яратучыларга парашюттан сикергәндә яисә су астында йөзгәндә, тимераякта шуганда, тәрәзә астында акбур белән язып яисә төнлә шәмнәр тезеп, шәһәр урамындагы реклама щитына баннер ясатып, иң беренче танышкан урынга барып та яраткан кешеңә мәхәббәт аңлатырга, тәкъдим ясарга мөмкин икән.

Ансат ШУЛАЕВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев