Мошенниклар салым хезмәте исеменнән хәбәрләр җибәреп алдый башлаган
Телефон мошенниклары Россия халкының шәхси мәгълүматларын урлау өчен Федераль салым хезмәте исеменнән еллык хәбәрләр җибәрә башлаган.
Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко хәбәр итте, дип яза «NEWS.ru».
Җинаятьчеләр 2025 елның 1 декабренә кадәр салымнарны түләп бетерү таләбе белән Федераль салым хезмәте исеменнән ялган хәбәрләр җибәрә. Шушы хәбәрләрне җибәргәндә алар гражданнарга шалтырата, үзләрен салым хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыра һәм төрле сылтау белән шәхси мәгълүматларны, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре порталына» яки банк кушымталарына керү өчен СМС-кодларны сорап ала.
Керү мөмкинлеге алгач, җинаятьчеләр счетлардагы акчаны урлый, бигрәк тә акчалар банк картасында сакланса.
Петр Щербаченко сүзләренчә, Федераль салым хезмәтенең чын хезмәткәрләре бервакытта да беренче булып үзләре шалтыратмый. Ул гражданнарга бу басымга бирешмәскә, шикле сылтамаларга кермәскә һәм һәрвакыт мәгълүматны рәсми чыганакларда гына тикшерергә киңәш итә.
Шулай ук белгеч ялганлауның төп билгеләрен дә искәртте: билгесез номердан шалтырату, мәгълүматларны раслауны таләп итү, СМС хәбәрләрдәге кодларны әйтергә яки сылтама аша керергә кыстау, шулай ук ясалма рәвештә булдырылган ашыгычлык. Мондый очракларда иң яхшысы сөйләшүне дәвам итмәү, бернинди мәгълүматларны да әйтмәү һәм сөйләшүне туктату, диде ул.
Бурычлар булу ихтималын бары тик салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Дәүләт хезмәтләре порталында» гына тикшерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mosenniklar-salym-xezmate-isemennan-xabarlar-ibarep-aldyi-baslagan-5912505
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев