Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моцартның татарчага Җәлил тәрҗемә иткән әсәренең дөньяда бердәнбер нөсхәсе Казанда саклана

Татарча текст шагыйрьнең үз куллары белән китапның һәр битенә язылган.

Дөньякүләм танылган композитор Моцартның өч телдә язылган “Фигароның туе” әсәре М.Җәлил музей-фатирында саклана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә М.Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова хәбәр итте.

“Моцартның “Фигароның туе” әсәрен М.Җәлил 1936 елда татарчага тәрҗемә иткән, - ди Нәзирә Фәттахова. - Татарча текст шагыйрьнең үз куллары белән китапның һәр битенә язылган. Бу дөньяда итальян, рус һәм татар телендә язылган бердәнбер нөсхә китап. Татарча тест кулдан язылган. Бу китапны безгә шагыйрьнең кызы Чулпан ханым 2011 елны бүләк итте. Шушы китап фондка кергәч үк, без аның төп нөсхәсен экспозициягә урнаштырдык. Казанда опера театрын ачканда, репертуар махсус әзерләнә. Татарча либреттолар языла. Ә классик операларны бер төркем шагыйрьләр, язучылар татар теленә тәрҗемә итәләр”.

"Татар-информ" Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр иткән иде.

Белешмә: 1956 елның 28 сентябрендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы белән ачыла. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое, 1939-1941 елларда театрның әдәби бүлеген җитәкләгән шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев