Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Можга татарлары "Болгар радиосы"н тыңлар өчен акча җыя

Можга - Удмуртиядә әлеге радионы тыңлый торган бердәнбер шәһәр.

Можгада яшәүче милләттәшләр "Болгар радиосы"н тыңлар өчен акча җыюны дәвам итә. Бу хакта Можга татарлары автономиясе яза. 
 
"Болгар радиосы" Можгада 2018 елның март ахрыннан 91,7 FM ешлыгында эшли башлаган иде. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә “Болгар радиосы”н тыңлаучы берәнбер шәһәр. Можгалылар радио тыңласын өчен гап-гади машина йөртүче Фәрит Файзрахманов үз кесәсеннән чыгарып, ел ахырына кадәр түләде . 
 
Ә 2019 елда “Болгар радиосы”н тыңлау өчен 110 мең сум акча кирәк. Бер кеше генә ул кадәр акча түли алмый. Хөрмәтле милләттәшләр! Әгәр киләсе елда да татар радиосын тыңлыйсыгыз килсә, әйдәгез, бергәләшеп акча җыябыз!",- дип мөрәҗәгать итә Можга татарлары милләттәшләргә. 
 
Автономиянең социаль челтәрдәге төркемендәге хисаптан күренгәнчә, һәр кеше финанс мөмкинлекләреннән чыгып, 100 сумнан алып, 1500 сумга кадәр өлеш керткән.   

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев