Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртендә Фидәрис Ганиев истәлегенә багышлап итекле хоккей турниры гөрләде

"Саба районы Мәртен авылында итекле хоккей турниры гөрли. Без аны хәзер туганыбыз Фидәрис Ганиев истәлегенә багышлап үткәрәбез. Кызганыч, ул арабыздан китеп барды. Кайчандыр гөрләп торган Мәртен авылында бүген берничә хуҗалык кына бар. Ләкин авыл яши. Анда менә шулай гөрләп турнирлар да уза хәтта. Мәчет төзелә, зиратны койма белән уратып алып,...

"Саба районы Мәртен авылында итекле хоккей турниры гөрли. Без аны хәзер туганыбыз Фидәрис Ганиев истәлегенә багышлап үткәрәбез. Кызганыч, ул арабыздан китеп барды. Кайчандыр гөрләп торган Мәртен авылында бүген берничә хуҗалык кына бар. Ләкин авыл яши. Анда менә шулай гөрләп турнирлар да уза хәтта. Мәчет төзелә, зиратны койма белән уратып алып, зират йорты төзелде. Барысы да шушы авылдан чыккан кешеләр көче белән. Бердәмлектә көч дип юкка гына әйтмиләрдер. Туганлыкны, бердәмлекне безгә өлкән буын сендерә алган, хәзер шушында балалар, энекәшләр,сеңлекәшләр кайнашып туганлык,дуслык төшенчәсен белеп үсә. Матур бит. Кыскасы, күңелле", - дип тәэсирләре белән бүлеште Ильфар Каримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев