Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртенгә сиксән ике яшьлек Кыш бабай кунакка килгән

Бөтен җирдә булган кебек безнең кечкенә генә Мәртен авылында да Яңа ел елкасы бик күңелле узды. Җирлек башлыгы Фәнис Гарифуллин халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, башкарылган эшләрне,б улган үзгәрешләрне, алга куелган планнарны әйтеп үтте. Кечкенә генә булса да авывлыбызда быел өч сабый туган. Яңа урам булдырылып анда газ һәм су...

Бөтен җирдә булган кебек безнең кечкенә генә Мәртен авылында да Яңа ел елкасы бик күңелле узды. Җирлек башлыгы Фәнис Гарифуллин халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, башкарылган эшләрне,б улган үзгәрешләрне, алга куелган планнарны әйтеп үтте. Кечкенә генә булса да авывлыбызда быел өч сабый туган. Яңа урам булдырылып анда газ һәм су торбалары салып куелган. Авыл җирлегебез республика күләмендә уздырылган "Муниципаль берәмлекләрнең социаль һәм экономик өлкәдә ирешкән уңышлары "конкурста катнашып " Шеврале-Нива" машинасы белән бүләкләнгән икән. Монысы да безнең өчен куанычлы хәбәр булды.

Халык өчен иң зур күчтәнәч 3 гыйнвар көнне яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра"дигән кичә булгандыр."Мәртен яңалыклары" сайты аша куелган белдерүне күпләр күреп алган. Залда алма төшәрлек урын да калмаган иде. Концерт барышында күпчелек 60-70 елларда яратып башкарылган җырларның башкаралуы, җырчылырга бөтен залның кушылып җырлавы кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы зу-у-у-р капчык күтәреп чыккач тагын бер гәҗәпләндек. Оештыручылар "Хәбибә оныкчыклары" хисабыннан капчыкны шактый мул тутырганнар.Котлаулардан соң тамашачылар арасында табышмакларга җаваплар эзләнде. Кыш бабайның чын бабай булуы да шаккатырды. 82нче яше белән баручы Инсафетдин абый Шәмсетдинов 20 елдан артык Мәртен авылының алыштыргысыз Кыш бабае булган кеше. Заманында үзе чыгырган такмаклар,дүртюллыклар белән ул чыршы бәйрәмен бик матур алып бара иде. Картлык үзенекен итсә дә, бу юлы да ул үзенең үткәннәрен, авылның киләчәген шигьри юллар белән сөйли алды. Һөнәрләрен күрсәтүчеләргә дә бүләкләрнең күңелгә ятышлы булуы сөендерде.

Авыл саетын оештыручылар сәхнәгә чакырылгач зал гөҗләп алды. Болар ни белән шатландырыр икән дип уйладык. Алар сайтта конкурс оештырып, катнашучыларны тәбрикләп китәр өчен чакырылганнар булып чыкты. "Иң кызыклы фото һәм шигерьләр" конкурсы бик җанлы барган икән. Беренче урынга Сабадан Илнар Габдуллин лаек дип табылды. Аңа "Мәртен яңалыклары" дип язылган футболка бүләк ителде. Икенче урынга ике һәм өченче урынга өч кеше лаек булды. Аларга да шушы сүзләр язылган кружкалар һәм бесболкалар тапшырылды.

Концертны алып бару да үзенчәлекле иде. Анда катнашучыларның әби-бабалары һәм әти-әниләренең дә исемнәре әйтеп барылды. Ел ахырында үзләренең 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән шәхесләр белән булган кызыклы хәлләрне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Вакыйгаларда катнашучылар үзләренең яшь чакларын сәхнәдән күрүләрен җылы кабул иттеләр.Юбилярлар Илсөяр Ахтямова һәм Кадрия Халилова шактый озын шигерьләрне хәтерләрендә яңарттылар.

Бәйрәмдә Вятка Аланы Пенәгәр авылыннан кунакка килгән Дамир Галиәкбәровның җырлары җылы кабул ителде. Әти-әнисенең һәм туганнарының кунак булып килүе дә ямь өстенә ямь бирде. "Саба дулкыннары"ннан Илдус Әхмәтвәлиев үзенең аппаратуралары белән ярдәм итте, матур итеп җырлар башкаруы белән дә аерылып торды.Аның әнисе дә бәйрәм кунагы булды.

Озак еллар авылыбызның клуб мөдире булып эшләгән Раилә апа Низамиева, Илдус абый Кәримов хәтирәләрне яңартып, рәхмәтләрен җиткереп җылы чыгышлар ясаулары алкышларга күмелде.

Кыскасы Кыш бабайның мондый бүләге авылдашларга бик ошады.

Гүзәлия Ганиева

Мәртен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев