Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары «Яшь сәяхәтче китапханәсе»ннән файдалана ала.
Проект бүген бөтен илдә диярлек гамәлгә куела. 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен исәпләнгән китапларны 17 составлы 5 поездда укырга мөмкин булачак.
Алар – ике катлы Мәскәү – Адлер, Мәскәү– Владивосток, Мәскәү – Калининград, Санкт-Петербург – Адлер, ике катлы Мәскәү – Казан поздлары.
Һәр укучыга гади китапханәдәге кебек махсус формуляр ачылачак. Танылган балалар авторлары китапларын вагонның озатучысыннан алырга һәм соңыннан кире кайтарырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев