Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү өлкәсе Сабан туе быел Сергиев Посад шәһәрендә узачак

Сабан туе 23 июньдә узачак.

Мәскәү өлкәсе Сабан туе быел Сергиев Посад шәһәрендә узачак. Мәскәү өлкәсе татар җәмәгатьчелеге, элеккедән килгән йола буенча Сабан туен ел саен яңа шәһәрдә уздыра. Сабан туе символы булган атлы җайдак скульптурасы, кубок кебек, җәй саен шәһәрдән шәһәргә күчеп килә.

Былтыр милли бәйрәм халыкны Коломна районына җыйган иде, быел эстафета — Сергиев Посад шәһәрендә.

Март  аенда ук район хакимияте вәкилләре белән узган очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнү чорында узачак спорт һәм мәдәният чаралары хакында килешенде. Мәскәү өлкәсе мохтариятында килгән гадәт буенча, өлкә Сабан туе бер көнлек бәйрәм генә түгел. Бәйрәм алдыннан район халкын татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте белән таныштыралар. Сабан туе узасы шәһәр бәйрәмгә берничә ай алдан әзерләнә башлый. Быелгы программа өч айга сузылган: апрель аенда ук биредә милли көрәш буенча семинарлар башланачак.

"Быелгы сабантуйда зурлар гына түгел, үсмерләр дә бил алышачак", диде көрәш буенча спорт мастеры Әдип әфәнде Вәлимеев. Шулай ук өлкә Сабан туйларын оештыруда Татарстан Республикасы исеменнән ярдәм итүче Лаеш районына эшлекле сәфәр дә планлаштырылган.

Сергиев Посад борынгы рус шәһәрләренең "Алтын алка" туристик ансамбленә керә. Сабан туен оештыручылар халыкны татар халкының милли мирасы белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куя. Шул уңайдан, мәктәп укучылары арасында "Халыклар мәдәнияте белән танышу — үзара дуслыкны ныгытуга юлы" темасына инша язу, "Сабан туе — җитезләр һәм тапкырлар бәйрәме" рәсем бәйгеләре узачак. Мохтарият рәисе Фәрит Мөхтәсәров белдерүенчә, бәйгегә йомгак 19 майда Сергиев Посад шәһәр паркында узасы балалар Сабан туенда ясалачак.

Шул ук көнне шәһәрнең үзәк китапханәсендә Казан рәссамнарының иҗади күргәзмәсе ачылачак, экспозиция шәһәрдә узачак Сабан туена кадәр эшләячәк.

Сабан туе 23 июньдә узачак. Уеннар, ярышлар белән беррәттән, программага "Татар кызы 2018" конкурсының Мәскәү өлкәсе кастингы да кертелгән.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев