Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү һәм татар мөнәсәбәтләрен өйрәнгән яшь галимне тарих фәнендәге җәдидче дип атадылар

XV-XVI гасырларда Мәскәү һәм татар дөньясы мөнәсәбәтләре тарихын өйрәнгән Булат Рәхимҗанов белән "Безнең мирас" журналы редакциясендә очрашу узды.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Булат Рәхимҗанов үзенең 15-16нчы гасырлардагы тарихны яктырткан “Мәскәү һәм татар дөньясы” фәнни хезмәтенең яңа вариантын әзерли. Ул тарих белән кызыксынган гади укучыга да аңлаешлы итеп, фәнни-популяр стильдә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта тарихчы бүген “Безнең мирас” журналы редакциясендә галимнәр катнашында узган түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.

Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон искәрткәнчә, Булат Рәхимҗановның әлеге китабы Россия һәм дөньяның фәнни җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уяткан. Фикер алышуларга, тарихка яңача караш ташларга этәргеч биргән сирәк хезмәтләрнең берсе.

 

Рус телендә язылган “Москва и татарский мир: сотрудничество и противостояние в эпоху перемен, XV-XVI вв” фәнни хезмәте китап булып 2016 елда Санкт-Петербургның “Евразия” нәшриятында басылган. Тиражы нибары 500 данә. 

 

“Мин Санкт-Петербург нәшриятына махсус бирдем, китапның киңрәк аудиториядә танылуын теләдем. Шуңа да, кызганычка, бүгенгәчә аның хакында Казанда белмиләр диярлек. Югыйсә, инде унлап танылган галим аңа рецензияләр язды. Тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Иң төп тәнкыйть сүзе – үз фикеремнең дөреслегенә ышандырырга тырышмау, диделәр. Мин Ходай Тәгалә түгел,  үткән гасырларда булган вакыйгаларны һәрвакытта да төгәл белә алмыйбыз, булган чыганакларга гына таянабыз. Мин укучыга фикеремне такмыйм, үз фикерен дә белдерергә мөмкинлек бирәм. Китапны Казанда да чыгарып булмасмы дип өметләнәм. Хәзерге вакытта гади укучыларга аңлаешлы итеп, фәнни-популяр стильдәге вариантын эшлим”, - дип сөйләде Булат Рәхимҗанов.

 

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев Булатны тарих фәнендә җәдидче дип атады. “Без, өлкән буын галимнәр – кадимчеләр. Без тарих эчендә кайныйбыз, ә Булат тарихның өстендә, ул, өскә күтәрелеп, үткәннәргә карый, ул - традицияләрне, калыпларны җимерүче. Аның тагын бер өстенлеге – телләр белүдә. Ул инглиз, немец телләрендәге чыганакларны өйрәнгән, шуңа күрә фәнни хезмәтенә күп кенә яңа мәгълүматлар керткән. Әле бер галимнең дә китабына шул кадәр рецензия язылганы булмады. Бүгенге көндә татар тарихчылары арасында әле Булат шикелле яшьләр юк иде”, - диде Фәйзелхак Ислаев.

 

АКШ галиме – доктор Чарльз Гальперин инглиз телендә язган рецензия якын арада немец журналында чыгарга тиеш икән. “АКШ галиме үз рецензиясендә: Мәскәү тарихын өйрәнгән, кызыксынган кешеләрнең барысы да бу хезмәтне дә укырга тиеш, дип киңәш итте”, - диде Булат.

 

Булат кыскача үзе турында сөйләде. КДУның тарих факультетын тәмамлаган, аспирантурада укыган. Берара бизнес өлкәсендә эшләгән. Ләкин фәнгә мәхәббәте көчле булгач, университетка укытырга кайткан. Грант буенча, АКШның Гарвард университетында укып алган. Андагы китапханәдән киләчәктә әлеге китабына керәчәк күп кенә мәгълүматлар туплаган. 2008 елдан ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли. Ул - Касыйм ханлыгы (1445-1552) тарихына багышланган монографиянең авторы.

 

“Тарих институтында 2011 елда миңа фәндә бик аз яктыртылган чорны – XV-XVI гасырларда Мәскәү һәм татар дөньясының мөнәсәбәтләрен өйрәнү буенча фәнни проектны башкарып чыгарга йөкләделәр. Китап итеп чыккан фәнни хезмәтемә шул эзләнүләр нигез булды. Әмма мин бу тема белән үзем элегрәк тә кызыксына идем. Чөнки яшьлегем 90нчы елларга, татар халкының милли үзаңы үсеш алган, татар халкының тарихына зур кызыксыну башланган чорга туры килде. Ләкин моңа кадәр булган хезмәтләрдән үземне канәгатьләндерерлек мәгълүмат тапмадым”, - дип сөйләде 41 яшьлек Булат Рәхимҗанов.

 

Бүген галим, бу китапның яңа вариантын әзерләүдән тыш, киләсе фәнни хезмәтенә мәгълүматлар туплау белән мәшгуль. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә XV-XVII гасырларда Мәскәү белән Кырым ханлыгының мөнәсәбәтләрен өйрәнүен әйтте. 

 

Түгәрәк өстәлдә катнашкан тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин яшь галимгә татар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә, унҗиденче гасырлардан башлап инде “хезмәттәшлеккә һәм каршылыкка” түгел, ә киресенчә, “каршылыкка һәм хезмәттәшлеккә корылган” мөнәсәбәтләрне дә җентекләп тикшерергә киңәш итте.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Булат Рәхимҗановның күп төрле чыганакларга таянуын хуплады. “Библиографиядә Көнбатыш һәм рус чыганаклары күп. Әмма безгә Көнчыгыш чыганакларны да өйрәнергә кирәк. Бервакыт мин Кытайга баргач, дәүләт китапханәсенә кергән идем. Татарларга кагылышлы тарихи чыганаклар бармы дип сорагач, бик күп, әмма әле беркемнең дә килеп өйрәнгәне булмады, диделәр. Шуларны өйрәнерлек галимнәребез булсын иде”, - дип теләкләрен җиткерде Разил Вәлиев. Депутат шулай ук Булат Рәхимҗановның китабын кабаттан Казанда да бастыру җаен карарга кирәклеген әйтте.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев