Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү мәктәбе. Татар акценты

Мәскәү татарлары туган телләрен кайда өйрәнәләр.

Такси Люблинога килеп керә. Люблино – Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан, нигездә тугыз катлы, яки аннан да биегрәк соры йортлардан тора ул. Кыяфәте буенча Казанның Горки тирәләренә охшаган. Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп, ягъни Россия башкаласында ачылган беренче татар мәктәбе, нәкъ шушы, кайчандыр үзе дә аерым бер шәһәрчек булган бистәдә урнашкан.

1-11

HABIBRAKHMAN, PLEASE*

Мәктәпнең ишекләре өстендә – татарстанлылар өчен гадәти бул­ган «Рәхим итегез!» транспаранты, ә ишегалдында килгән һәркемне Җәлил бюсты каршы ала. Ишектән атлап керү белән үк сакчы постында утыручы ханым белән: «Исәнмесез, директорны каян табып була?» – дип, сүземне татарча башлыйм. Ханым балкып елмая, ләкин җава­бын рус телендә кайтара: «Не надо искать, я вас проведу к директору». Сакчы вазыйфасын башкаручы­ларны мин байтак кына уку йорт­ларында күреп өлгердем, алар арасында төрлесе бар, ләкин әлеге мәктәптәге ханымны бер күрүгә туганым шикелле үз иттем. Ул да мине, татар телендә эндәшүчене, каяндыр адашып килеп кергән дә, үз өен эзләп тапкан баланы кар­шылагандай, бик җылы кабул итте.

Муса Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы мәктәпнең төп үзенчәлеге – уку программасында татар милли компоненты каралган. Һәм әлеге милли компонент үз чагылышын барлык өлкәләрдә дә тапкан: математика дәресе булсынмы ул  (әйтик, мәсьәләләр болайрак корылган: «Хуҗа Насретдинның алмалары шулкадәр булган, әгәр фәлән алманы алып куйсак, Хуҗа Насретдинның ничә алмасы кала?»), география дәресеме (коридорда ба­лалар үз куллары белән ясаган Та­тарстан карталары эленгән), инглиз телеме (мәктәпнең юбилее уңаен­нан укучылар Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын Шекспир те­ленә тәрҗемә итеп сәхнәләштергән, баш рольне башкарган егеткә анна­ры бөтен мәктәп «Habibrakhman, please» дип эндәшә башлаган хәтта).

1-4 нче сыйныфларга атнага бер дәрес күләмендә татар теле керә. Бер генә дәрес күләмендә бул­са да, тел мәҗбүрилек статусын саклый алган. Прокурор тикшерүләре биредә федераль кануннарга кар­шы килгән бернәрсә дә тапмаган, татар мәктәбендә рус теле дә нәкъ Мәскәүнең башка мәктәпләрендәге күләмдә укытыла.

5 нче сыйныфтан башлап, туган тел урынына махсус проект эшчән­леге кертелә – укучылар әлеге дәрес кысаларында мөстәкыйль әзерлә­гән проектларын камилләштере­ргә, аны публика алдында якларга өйрәнә. Бердәнбер таләп – эшең Татарстан яки татар теле белән бәй­ле булырга тиеш. Проектларның күпчелеге этнография, гуманитар фәннәр өлкәсенә карый (әйтик, гаилә шәҗәрәсен төзү, Каюм На­сыйри иҗатын тәфсилләп өйрәнү һ.б.), шулай ук IT-проектлар да бар.

Милли компонент бүтән өл­кәләрдә дә чагыла. Мәктәптә ел саен үткәрелә торган милли көрәш турниры моңа ачык ми­сал. Кайчандыр уку йорты дивар­ларыннан үтеп чыкмаган әлеге ярыш – бүген Муса Җәлил исе­мен йөртүче төбәк дәрәҗәсендә­ге абруйлы турнир. Моңа ирешү өчен мәктәпнең күптәнге дусты, Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш ад­министратив округының элек­кеге җитәкчесе Владимир Зотов күп көч куя, көрәшчеләр өчен махсус зур келәм дә – аның бүләге.

ҖЫЙНАК. УҢАЙЛЫ. ҮЗЕБЕЗНЕКЕ

1186 нчы мәктәп мөстәкыйльле­ген саклап калган уку йортларының берсе. Нинди мөстәкыйльлек ди­гәндә, Мәскәүдә 2012 елдан алып бер кварталда урнашкан мәктәпләрне эре комплексларга кушу про­граммасы башкарыла. Дүрт ел эчен­дә бу программа кысаларында баш­каладагы мәктәпләр саны икеләтә кими – программада теркәлгән 1572 мәктәптән 2016 елга нибары 700е генә кала. Әлеге эреләндерүләрнең уңай ягы  (әйтик, алдынгы мәктәп­кә берничә уртачасын кушу белән уку сыйфаты үсә, укытучылар арасында конкуренция барлыкка килә) белән беррәттән, тискәре яклар (киңәйгән уку комплексын­да директор белән педагогик кол­лектив арасында рәсми, абстракт аралашу барлыкка килә, чикләр туа, ата-аналар белән булган элемтәләр дә йомшый) да күзәтелә.

Татар мәктәбенә әлегә тимәскә булалар. Бүгенге көндә биредә 441 бала укый, бөтен укытучылар­ның да эш урыннары сакланып калган. Шуңадыр, бәлки, «мәктә­бегезне тасвирлагыз әле» дигән со­рауга бөтенесе диярлек җавабын «җыйнак», «уңайлы», «үзебезнеке» кебек сүзләрдән башлады.

Мәскәүдәге реформаның төп үзенчәлеге – дәүләт тарафыннан өләшелгән матди ярдәм күләме хә­зер турыдан-туры укучылар санын­нан исәпләнә. Бу мантыйк буенча фикер йөртсәк, татар мәктәбенең чагыштырмача мөстәкыйльле­ге, димәк, аның чагыштырмача фәкыйрьлегенә дә сәбәп, дигән сүз. Ләкин әлеге мәктәп логик күзаллауларны тулаем җимереп ташлый. Ул тулысы белән заманча җиһаз­ландырылган, һәр бүлмәдә дияр­лек интерактив такта, ноутбук бар, укытучыларның айлык хезмәт хакы да Мәскәү стандартларына яраш­кан – 65‑70 мең. Мәктәптә өч музей – татар разведчикларының мирасын өйрәнүгә багышланган махсус раз­ведка, дөнья халыклары мәдәнияте, татар милли гореф-гадәтләре музейлары эшләп килә.

1-5

КАЗАН – КИЛӘЧӘК ЭШЕМЕ?

Татарстан белән мөнәсәбәтләр­гә килгәндә, алар бар һәм шак­тый гына сизелә. Мәктәп эчендә йөргәндә, берәр татар әдибенең үткен карашы астына эләкмичә калу мөмкин түгел – сурәтләре һәр диварда диярлек. Хәер, дивар­дагы ул әдипләр мәктәптәгеләрнең рус әдипләре телендә аралашуын берничек тә төзәтә дә, кисәтә дә ал­мый, күзәтә генә.

Матди ярдәмгә килгәндә, 2011 елда мәктәпкә ТР Прези­денты Рөстәм Миңнеханов ки­леп киткәннән соң, татар телле уку йортына интерактив такталар, ике автобус, китапханә­не тулыландырыр өчен 1 мең данә татар китабы бүләк ителгән. КФУның да мәктәпкә битараф булмавы сизелә, Казан лабораторияләре белән видеоконференцияләр үткәрү өчен махсус бүлмәләр булдырылган биредә. Балалар 850 км ераклыктагы универси­тетта укылган кызыклы лекцияләрне мәктәптән чыкмыйча гына карый һәм тыңлый ала.

Мәктәпне тәмамлаучылар нигездә Мәскәү, Санкт-Петербург вуз­ларына укырга керә, чит илләргә дә китү­челәр бар, статистика мәгълүмат­ларына ышансак, аларны күбрәк Европа, Согуд Гарәбстаны илләре тарта. Ә Казанга килүчеләр бармы, дип кызыксындым укытучылар­дан һәм директордан. Табигый со­рау бит, югыйсә: милли мохиттә телне дә яхшырак үзләштерергә була, үз халкыңа якынрак та була­сың, дигәндәй. Ни хикмәт, Казан уку йортларын әлегә берсе дә сай­ламаган. Бәлки, монысы киләчәк эше булыр, Татарстан башкаласы үсә, үзгәрә, үзенә бик күпләрне җәлеп итә бит хәзер.

1-3

ТАТАР ТЕЛЕ – LINGUA FRANCA** РОЛЕНДӘ

– Мәскәүнең постсовет та­рихындагы беренче татар мәктә­бе үз ишекләрен 1997 елда ачып җибәрде, – дип сөйләде безгә аның директоры Роза Шакирова. Ул әң­гәмәбезне баштан ук Тукай телендә башлап җибәрде, аның «балигъ», «зарур» ише мин инде онытарак төшкән сүзләрдән корылган йөге­рек сөйләме шунда ук әсир итте. Сөйләме җирле татарларныкын­нан (сүз Мәскәү татарлары турында бара, әлбәттә – авт.) шактый ае­рылып тора, дип уйлап куйдым. Баксаң, Роза ханым Нижгар өл­кәсеннән икән. Ул гаиләсендә дә гел татарча гына сөйләшә булып чыкты. Мәктәп үзе рәсми рәвештә 1997 елда ачылса да, аның тарихы да нәкъ менә шул елда башланган дип исәпләү бик үк дөрес булмастыр. «Ул тарих тамырлары белән гасыр башына ук барып тоташа», – дип ассызыклады Роза ханым.

1913 елда Баку нефтьчесе Шәмси Асадуллаев Иске мәчет тирәсендә (Третьяков галереясыннан 20 минут ераклыкта урнашкан) башкаладагы беренче татар мәктәбен ача. Мәк­тәп ул чакта шәхси булып, тулысы белән рус, француз мәктәпләренә охшатып ясалса да, биредә ислам тәртипләре хөкем сөрә. Уку теле итеп ул вакытта Россия мөселман­нарының lingua franca вазыйфасын үтәгән татар теле билгеләнә. Мәктәп үз эшен 1941 елга кадәр алып бара, сугыш башлану белән бинаны госпиталь урнаштырыр өчен алалар (ул чакта башка Мәскәү мәктәпләре дә бу язмышны уртаклаша – авт.). Сугыш бетүгә, бинада Тышкы эшләр наркоматы хезмәткәрләре өчен – тулай торак, аннары стенографист­калар көллияте ачалар.

1-4

Сталин исән чакта бинаны кайтару турында сүз дә чыкмый. Җепшеклек чоры җитүгә, милли телләргә карата да мөнәсәбәт үз­гәрә башлый. Якуб Чанышев КПСС Үзәк комитетына ачык хатлар яза: «80 мең татар яшәгән башкалада татарларны мәктәпсез калдыр­дылар, кайтарыгыз!» ди. Ләкин бинаны кайтармыйлар гына тү­гел, бөтен Иске мәчет тирәсен биш катлы йортлар белән уратып алалар, мәчетнең югары манара­сын шартлаталар, ә эчендә военко­мат ачалар. Кайчандыр юлбашчы башлап җибәргән милли мәктәпләрне ябу сәясәте, ахыр чиктә, Хру­щевның 1958 елдагы милли мәга­рифнең мәҗбүри була алмавын, уку телен сайлау иреген чикләүне нигез иткән кануннарга китерә.

1-2

90НЧЫ ЕЛЛАР ДИПЛОМАТИЯСЕ ҺӘМ НУЛЕНЧЕ ЕЛЛАР СТРАТЕГИЯСЕ

Асадуллаев йортының кире та­тарларга кайтарылуы – фәкать 90нчы елларның дипломатиясе һәм нуленче елларның уңышлы стратегиясе үрнәге генә. Ул еллар­да бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә, Татарстан җитәкчелеге катнашыннан башка алай тиз чи­шелмәс иде дә, бәлки. Ул елларда татарлар, совет чорында үз мәк­тәпләрен җуйган яһүдләр кебек, Мәскәү хакимиятеннән татар мәктәпләре булдыруын таләп итә башлагач, башкаланың бер­ничә уку йортында татар классла­ры ачыла. Иң беренче класслар 28нче (хәзерге 1650нче) мәктәптә ачы­ла. Бу мәктәп һәр як­шәмбе саен милли татар мәктәбенә әйләнә.

1-8

– Укучылар күп булды, укытучылар без идек, – дип, Роза ханым сүзен дәвам итә. – Шәрыкны өйрәнүчеләр – Урал Шәрипов һәм Гөлсем Галимова укучыларга борынгы татар телен, рун язуларына кадәрге әлифбаны, иске имляны өйрәттеләр. Венера Хә­бибуллина, минем әни­ем һәм Нәзифә Кәримо­ва (ул вакытта «Азатлык радиосы» хәбәрчесе) бү­генге кулланылыштагы заманча татар телен өй­рәттеләр. Бераздан як­шәмбе класслары гына безгә тар була башлады. Укырга теләүчеләр байтак, ә буш урындыкларга, такталарга кытлык. Шунда ата-аналар, актив укытучылар Мәскәү хакимиятенә ачык хатлар юллый башлады. «Яһүдләрнең үз мәктәпләре бар, алар тыныч кына үз телен укыта, әрмәннәр­нең, грузиннарның, хәтта норвегиялеләрнең дә үз милли мәктәпләре бар, ә татарларныкы – юк…» Хат­ларның эчтәлеге әнә шундыйрак иде. Берничә ачык хаттан соң, безгә 66нчы номерлы кичке мәктәпнең беренче катын билгеләделәр.

1-9

90нчы елларда бөтен Мәскәү татарлары, ниһаять, башкалада татар мәктәбен булдыру идеясе тирәсенә берләште. ТР Дәүләт Со­веты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия башкаласында яңадан татар мәктәбе ачылуга күп көч куйды. Ул чакта Лужков та, аның коман­дасы да милли мәсьәләләргә уңай карашта иде. Махсус шартнамә тө­зелде, ул шартнамәгә нигезләнеп, татарларга, ниһаять, Люблинода үз мәктәпләрен ачарга рөхсәт би­релде. Ни өчен Люблино, дисезме? Биредә ташландык балалар бакчасы бинасы бар иде. Әмма эш булган би­наны ремонтлап керүгә генә калган икән, ул инде яртылаш эшләнгән, дигән сүз.

Мин директор бүлмәсен күзәтәм. Диварларда – Татарстанның клас­сик тезмәсе – РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сурәтләре. Янәшә диварда исә Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сурәте эленгән – Диния нәзарәте мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша икән. Әйтер­гә кирәк, мөфтиләр шурасының беренче урынбасары Рушан Аббя­сов та, балалары татар телен укысын өчен, гаиләсе белән мәктәпкә якынрак күчеп урнаша.

Зур һәм якты бүлмәнең дивар­лары миндә һичнинди хафалы (ә бит бу директор бүлмәсе!) уйлар кузгатмый. Әлеге тәэсирләремне Роза ханымга җиткерәм, ул елмая.

1-1

– Мәктәбебездә нибары 441 бала укый, һәрберсенә исеме белән эн­дәшә алам. Балалар минем алар яклы икәнемне абайлый, бу шулай булырга тиеш тә. Ышанычын яу­ламый торып, бала белән уңышлы эшләү мөмкин түгел. Бездә бар да гади, ясалма кыенлыкларсыз – мине, мәсәлән, кочаклап була.

Шулвакыт директор бүлмәсенә бер укытучы ханым килеп керде, алар тыныч кына бер‑берсе белән сөйләшеп алдылар. Мин Роза ха­нымның җавапларын абайлап өлгерәм: «Ә, теге безгә яңарак кына күчеп килгән егетме… Тәр­бияле, максатына ирешә белгәнгә охшаган. Аның әле каратэ белән дә мавыгуы безгә горурлык кына китерәчәк, Алла боерса…» Менә шулай җентекләп якын киләләр укучыларны кабул итү мәсьәләсенә бу мәктәптә.

– Бездә барлык укытучылар да татар телендә сөйләшми, шуңа җыелышларыбыз да нигездә рус телендә уза, һәркем аңласын өчен, әлбәттә. Ә «исәнмесез», «рәх­мәт», «апа», «абый»ны аңламаган кеше бездә бөтенләй юк. Зур го­рурлыгыбыз – бездә 35 милләт баласы укый, ләкин нинди генә милләт вәкиле булмасын, бала монда беренче чиратта «исәнмесез»не өйрәнә, өйрәнә дә актив рәвештә куллана башлый.

БЕЗ – ГАДӘТИ ДӨНЬЯВИ МӘКТӘП, ЯЛГЫШМАСЫННАР!

– Баштарак без ту­лысынча татар телле мәктәп булыр дип кү­залладык, баласының телен саклап калырга теләгән ата-аналарны көттек. Әмма андыйлар ташкын булып агылма­ды. Бүгенге көндә мәктәптә уку-аралашу нигездә рус телендә алып барыла, татар телендә аралашу, кызганычка каршы, җитеп бетми. Татар мәктәбенә үз балаларын Урта Азия, Кавказ, гарәп илләреннән кил­гән ата-аналар да китерә. Безнең мәктәпне «мөселманнар мәктәбе» дип ялгыш кабул итүчеләр дә бар, әмма без дини кануннардан ерак. Без – заманча, гадәти дөньяви уку йорты. Кайчак кайбер бала­ларның рус телен белү дәрәҗәсе бик түбән була: бала ике сүзне бер сүзтезмәгә дә куша алмый. Андыйларга татар теле ярдәмгә килә. Димәк, татар теле, нәкъ гасыр башындагы кебек, төрки халыклар­ның үзара аралашу ысулы булуын дәвам итә әле, – дип сөйләде Роза Шакирова.

Татар мәктәбенә килүем елына берничә тапкыр үткәрелә торган Милләтләр фестиваленә туры килде. Өч этаптан торучы бу бәй­ге мәктәпнең бөтен классларында үткәрелә. Беренче этап – җыр бәй­гесе, менә ике үзбәк егете матур яшел камзулдан халык җырын баш­кара, менә яшь кенә кыз җитәк­чесе белән «Туган тел»нең соңгы куплетын кабатлый. «Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм, әнкәмне, Хо­дам…» – әлеге гади, үтә дә таныш, кадерле сүзләрдән никтер күңел тула, тамакка төер утыра.

1-6

P.S. Мәктәп ишекләрен ябып, чыгып барганда артымда укучыларның «Сау булыгыз!» ди­гәнен ишетәм. Нәкъ өйдәгечә, ияләшкәнчә, озын «а» яңгырый башта, әмма азакта аны безнеңчә үк яңгырап бетми торган «ы» күмеп китә. Мин бу кадерле булып өлгергән бинадан каршылыклы тәэсирләр өермәсендә чыгам. Ә аннары, юлда барганда, аның барлыгына сөенү күңелнең бер почмагын яктыртып, җылытып җибәрә.

* Хәбибрахман, плиз

Фотограф: Эльнар Байназаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев