Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Россия башкаласында узачак бәйрәмдә Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинның катнашуы көтелә.

21 июль көнне Мәскәүнең Коломенское паркындагы Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия башкаласындагы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.  

 

Бәйрәмдә 2018 килограммлы чәк-чәк пешереләчәк. Шулай ук милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. 

 

Спорт ярышларына килгәндә, Мәскәү Сабан туенда милли көрәш, ишкәк белән ишү регатасы уздырылачак. Кунаклар өчен шугалак, 15 ләп уен зонасы, балалар өчен аерым мәйданчык, хәйрия ярминкәсе, спорт йолдызлары белән мастер-класслар, татар һәм башкорт утарлары, дөньяның 6 кисәген чагылдырган мәйданчыклар, 5 сәхнә эшләячәк. 

 

Мәдәни программага өлешендә  Айдар Галимов, Ринат Ибраһимов чыгышлары, Башкортстан Дәүләт бию ансамбле, яшь башкаручылар концерты булыр дип көтелә. 

 

Бәйрәмне Әнисә Ольхова, Гөлназ Сәфәрова, Фирдат Галиев кебек танылган шәхесләр алып барачак. 

 

Мәскәү Сабан туенда Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинның катнашуы көтелә. 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X