Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү сәхнәсендә Рәшит Ваһаповка уйнаган баян яңгыраячак

Бүген Колонналы залда Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концерт була.

Татарстан артистлары Рәшит Ваһапов җырларын радио һәм пластинкаларга яздырганда уйнаган баянны Мәскәүгә алып килделәр. Баянның хәзерге хуҗасы - күренекле баянчы Рамил Курамшин - бу баян белән бүген Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Бер төркем артистлар, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында катнашу өчен, Казаннан Мәскәүгә килеп төштеләр. Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган әлеге концерт Колонналы залда була. Хәзерге вакытта монда репетиция бара.

Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Илгиз Мөхетдинов һәм башка җырчылар, "Казан нуры" оркестрына кушылып, Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырлар башкарачак. Программада Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Илһам Вәлиев та бар.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булачак.

  • Колонналы зал - Мәскәүнең бөек артистлар чыгыш ясаган иң танылган залларының берсе. Тамаша залында 1200 урын бар.  

Фото: Рузилә Мөхәммәтова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев