Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү татары балалары татар булган әти-әни генә татар була ала дип әйтте

Никахлашканда кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга тиеш түгел, диде Адил Ганцов.

Мәскәү татары Адил Ганцов балалары татар булган очракта гына әти-әни кеше татар булачак дип исәпли. Бу фикерен ул Мәскәү татарлары “Штабы” оештырган кичәдә әйтте.  Оешманың матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

  • Адил Ганцов – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә халыкара һәм икътисади багланышларны координацияләү бүлегенең икътисад, инновацион һәм инвестицион программаларны тәэмин итү секторы мөдире.

Чарада җәмәгать эшлеклеләре төрле темаларга чыгыш ясады. Алар арасында Мәскәү татары Адил Ганцов татар теле, мәдәнияте һәм татар гаиләләрен барлыкка китерү мәсьәләсенә тукталды. Аның фикерләвенчә, катнаш никахлар аркасында татар мәдәнияте, татар милләте үсешеннән туктый.

“Без – Алтын Урда чорына барып тоташкан татар милләтенең дәвамчылары. Әгәр кеше тормыш иптәше итеп үз милләт вәкилен алса, ул телне, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне балаларына тапшыра алачак. Никахлашканда кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга тиеш түгел. Милләткә дә файда китерергә кирәк”, - дип сөйләде Адил Ганцов.

Татарларның урыслашып баруы милләт проблемасының бер өлеше генә икәнен әйтте Адил Ганцов. “Бүгенге көнне халыкны күпчелек татарларның рус телендә сөйләшүе борчый. Әмма бу олы проблеманың бер өлеше генә. Безнең әби-бабаларыбыз күбесе мәдрәсәләрдә белем алган, кайсысы бөтенләй белемсез булган. Шуңа карамастан алар татар мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап кала белгәннәр. Без дә шушы рухи кыйммәтләрне югалтмаска тиеш”, - диде ул.

Чарага 150дән артык кеше килде. Монда татар, башкорт оешмаларыннан, югары белем бирү уку йортларында укучы башка милләт студентлары да катнашты. Алар Мәскәү яшьләрен татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Кичәдә “Карт аяк” татар төркеме, “Рисаләт” мөселман оешмасының вәкиле, Великобритания татарлары вәкиле Диана Яхина һ.б. чыгыш ясады.

Фото: tatar-shtab.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X