Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын “югалткан”

зган елга нәтиҗәТатарстан кемгә тынгылык бирми?Кризис булуга да карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүе тармагындагы үсеш күрсәткечләрен саклап калган. Яшерен-батырын түгел, "кара алтын" чыгаручыларга рәхмәт! Республикада яшәүчеләр дә акча кытлыгына җайлаша башлаган. Халык арасында эшләп тапкан байлыгын туздырмыйча, аны банкта саклаучылар саны арткан. Ә менә Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын "югалткан" икән....

зган елга нәтиҗәТатарстан кемгә тынгылык бирми?Кризис булуга да карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүе тармагындагы үсеш күрсәткечләрен саклап калган. Яшерен-батырын түгел, "кара алтын" чыгаручыларга рәхмәт! Республикада яшәүчеләр дә акча кытлыгына җайлаша башлаган. Халык арасында эшләп тапкан байлыгын туздырмыйча, аны банкта саклаучылар саны арткан. Ә менә Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын "югалткан" икән.

Башкалада Татарстан Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының еллык эш нәтиҗәсенә йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль үзәк вәкилләре дә катнашты. Кризис аркасында, былтыр билне шактый кысып бәйләргә туры килсә дә, республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре уңай. Ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе күрсәткече алдагы елда ирешкән саннарны узып киткән. Ул 1 триллион 856 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сүзләренә караганда, җитештерү күрсәткечләренең 60 проценттан да артыгы нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренә туры килә. Узган ел республикада 34 миллион тонна "кара алтын" чыгарганнар. 2014 ел белән чагыштырганда, бу - 1 миллион тоннага күбрәк. Нефть эшкәртү заводларында 17 миллион тоннадан артык чимал эшкәрткәннәр. Биредә барлыгы 357 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

Алда торган бурычлар турында сөйләгәндә дә Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә нефть тармагына тукталды. "Нефть-газ химиясе төп үсеш нокталары булып тора, - диде ул. - Иң беренче чиратта "Татнефть" компаниясе һәм кече нефть компанияләре җитештерү күрсәткечләрен тәэмин итәргә һәм яңа юнәлешләрдә эш алып барырга тиеш. 2017 ел ахырында "Танеко"ның яңа чиратын сафка бастырырга ниятлибез. "Татнефть" һәм "ТАИФ-НК" компанияләре быел авыр калдыкларны эшкәртү комплексын гамәлгә кертәчәк". Альберт Кәримов сүзләренә караганда, узган ел машина һәм вертолет төзелеш тармакларында сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре кимүе күзәтелгән. Алга таба бу юнәлешләргә игътибарны тагын да арттырмакчылар.

Кем дә кем, ә менә Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев республика җитәкчелеген үз дигәненә ирешәчәгенә бер дә шикләнми. Бүген федераль үзәк Татарстанда тормышка ашырылачак проектларга акча күчерергә курыкмый икән. "Республика җитәкчелеге эшне җиренә җиткереп башкара алуына бернинди шигебез юк, - диде ул. - Федераль үзәктә Татарстанга кагылышлы әйтем дә бар. Тәҗрибә рәвешендә берәр төрле проект башлау һәм акча бүлеп бирү турында сүз чыкса, киңәшмә гел берүк сүздән башлана: "Беренче - Татарстан, ә аннары кем?.." Мәскәү кунагы сүзләрен Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников та куәтләде. "Татарстанда төрле тармаклардагы яңалыклар белән кызыгучы һәм шуңа күрә, безгә дә тынычлап яшәргә ирек бирмәүче җитәкчеләр бихисап", - диде ул. Министр урынбасары республиканы иң актив төбәкләрнең берсе дип атады. Тик утырырга ярамый. Кризис шартларында бигрәк тә! Моны республика җитәкчелеге дә яхшы аңлый, күрәсең.

Ә менә гади халыкның үз мәшәкатьләре. Татарстан икътисад министры Артем Здунов сүзләренә караганда, узган ел республикада яшәүчеләрнең кереме 6,8 процентка кимегән. Хезмәт хакы 6,1 процентка артса, бәяләр 110 процентка югары "сикергән". "Халыкның үз-үзен тотышы үзгәрә, - диде министр. - Соңгы бер елда кесәдәге акчасын банкта саклаучылар саны өчтән бергә арткан". Залда утыручылар халыкның артык тиенен әрәм-шәрәм итми башлавы нәрсәгә бәйле икәнен фаразлаган арада, Артем Здунов дәвам итте: "Бер яктан, куллану күрсәткечләре кими, бу - начар, тик мәсьәләнең икенче ягы да бар - кассада җыеп барган акчаларны киләчәккә инвестиция дип кабул итәргә мөмкин", - диде ул. Димәк, халык икътисадка җайлаша. Инде икътисад та халыка җайлашса...

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев