Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Истәлекле чарада Мәскәү төбәгендә хезмәт итә торган Татарстан хәрбиләре дә катнашты.

Кичә Мәскәүдә герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Истәлекле чара герой шагыйрь һәйкәленә чәчәк кую белән тәмамланды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара бөек татар шагыйре һәйкәле янында чарада Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге урынбасары Эмиль Фәйзуллин, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы  мәктәп укучылары, җәмәгатьчелек һәм башкалар катнашты.

«Бүген бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан җыелдык. Муса Җәлилне хөрмәт белән искә алалар. Аның шигырьләрен төрле телләрдә укыйлар, дөньяның төрле почмагында аңа һәйкәлләр куелган, урамнар аның исемен йөртә», – диде Эмиль Фәйзуллин.

«Бу көнне, әтинең туган көнеңдә, һәрвакыт күңелсез. Аның фаҗигале язмышы гел истә. Әмма бүген бу искиткеч кеше, минем әтинең бу дөньяда яшәвенә язмышка рәхмәт әйтәсе килә. Ул кыска гына гомерендә күп нәрсә эшләде. Ул йотлыгы-йотлыга яшәде, иҗат итте», - диде кызы Чулпан Җәлилова.

Сугышның беренче көннәрендә үк үз теләге белән фронтка китте, фашист концлагеры һәм төрмәсен узган көрәшче шагыйрь булып калуын дәвам итте, ди шагыйрьнең кызы.

Муса Җәлил исемендәге мәктәп укучылары татар һәм Кырым татарлары телләрендә герой шагыйрь шигырьләрен укыды. Анда Мәскәү төбәгендә хезмәт итә торган Татарстан хәрбиләре кдә бар иде.

 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев