Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә конференциядә азык-төлек иминлеге, үсемлекчелекне һәм фермерлык челтәрен үстерү турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.

Конференция   үзара  сөйләшүләр, нотыклар, фикер алышулар һәм   практик   кейслар  форматында  булачак.  Мәйданнарның  модераторлары  - экспертлар, дәүләт структуралары, агробизнес индустриясе, ритейллар вәкилләре,  AgroTech стартаплары һәм  инвестиция  фондлары. 

Фикер алышу  өчен  төп  темалар -  прогрессив  үсемлекчелек яңа  технологияләр һәм IT технологияләр,  цифрлы  авыл  хуҗалыгы, цифрлы    технология  өлкәсендә профориентация,  AgroTech продуктларын стандартлаштыру  һәм   сертификацияләү үзенчәлекләре.   

Чара  барышында  катнашучылар  мегаполислар  территориясендә  фермерлык челтәрен булдыру   перспективалары  турында,  иҗтимагый урыннар һәм ритейллар өчен   БИО-Агро комплекслар,  агломерацияләр өчен  BIO модульләр һәм башкалар  турында  фикер алышачаклар.     

Чара  кысаларында  АГРОТЕХның инновацион  сегментын  булдыру  өчен  дәүләт хакимите һәм җирле  үзидарә  органнарының, фәнни оешмаларның, инвесторларның, иҗтимагый  берләшмәләрнең  үзара  хезмәттәшлеге стратегиясен эшләү планлаштырыла.  

Уздыру датасы:  2020 елның  3-4 марты;  уздыру  вакыты:   11.00 сәгатьтә, адресы:   Мәскәү шәһәре,  Малый Конюшковский тыкрыгы,   2 йорт (3 кат), эшләр үзәге – Мәскәү.

Программа белән  рәсми  сайтта  танышырга  мөмкин.  

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев