Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алдылар

"Күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала", - дип борчыла Мәскәүнең "Татар Штабы" аксакалы Әхмәт Галимов.

12 декабрьдә Мәскәүдәге “Татар Штабында” Россия Конституциясе көне уңаеннан оештырылган кичәгә җыелган шагыйрьләр, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, студентлар клубы активистлары патриот шагыйрь Муса Җәлилне (1906-1944) ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алды. Бу турыда Мәскәүнең "Татар Штабы" матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил дә катнашкан чараны "Татар Штабы" координаторы Гөлнара Яруллина башлап җибәрде. Ул татарлар өчен Муса Җәлилнең ватанпарвәрлек үрнәге икәнлеген әйтеп узды һәм искә алу кичәсенең Конституция көнендә уздырылуын символик булуын белдерде.

Чара Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җыр белән башланып китте. Рус телендә иҗат итүче Мәскәү шагыйре, “Татар дөньясы" газетасы хезмәткәре Әхәт Мөхәммәтов Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Шуннан соң ул герой шагыйрьгә һәм аның кызы Чулпанга багышлап язылган шигырьләрен укыды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җирле тарихчы, Мәскәү Татар Штабы аксакалы Әхмәт Галимов башкаладагы татар әдәбияте, сәнгате проблемаларын күтәрде. “1920-30 елларда Мәскәүдә татар тормышы гөрләп торган. Җәлил Мәскәүдә татарча журнал чыгарган, китаплар нәшер иткән, яңа буын татар язучыларын тәрбияләгән. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Яңа буын татар шагыйрьләре юк. Булганнары да русча яза", - дип борчыла ул.

"Күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән шагыйрь Әхмәт Ерикәй архивы кайда? Шундый аяныч хәлләр бик күп. Бу турыда уйланырга һәм конкрет эшләргә кылырга кирәк”, - диде 90 яшьлек аксакал.

Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов беренче чиратта Муса Җәлил иҗатының татар халкы тормышында уйнаган зур роле турында сөйләде. Аның фикеренчә, шагыйрь иҗаты инде 3-4 буынны тәрбияли. Ә Чулпан исеме – татарлар арасында бик популяр исем. “Мин үзем дә кызыма Чулпан исеме кушкан идем”, - диде Мириханов.

Элекке вәкил шулай ук Конституция, федерализм, төбәкләрнең хокуклары турында да искә алды. “Татарның хәле һәм киләчәге Конституциянең тулы көчкә эшләве белән турыдан-туры бәйләнгән”, - дип саный Нәзиф Мириханов.

Кичә барышында Мәскәү шагыйрьләре Лилия Сафина, Әнис Шәймарданов та шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Татар Штабы активисты Салават Сөрмәтов Җәлил шигырьләрен яттан сөйләде.

Кичә ахырында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил чараны оештыручы Әхәт Мөхәммәтовка рәхмәт сүзләрен белдерде. “Татар Штабы” Чулпан Җәлил белән яшьләр белән очрашулар оештырырга һәм шагыйрьнең туган көненә документаль фильм әзерләргә килеште, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фото: Мәскәүнең "Татар Штабы" матбугат хезмәте

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев