Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә "Красная Пресня" паркында беренче тапкыр Сабан туе бара

Ялтадагы һәм “Красная Пресня”дагы Сабан туйлары арасында телекүпер оештырылачак.

Бүген Мәскәүдә "Красная Пресня" паркында беренче тапкыр Сабан туе бара. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пресня районында бәйрәм милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүгә юнәлдерелгән милли җәмгыять берләшмәсе инициативасын хуплау, халык традицияләре һәм мәдәнияте белән танышу, районда яшәүчеләрнең ялын оештыру, халыклар дуслыгын ныгыту өчен оештырыла. Моңа дәлил буларак Ялтадагы һәм “Красная Пресня”дагы Сабан туйлары арасында телекүпер оештырылачак.

Бәйрәм программасында балалар һәм олылар иҗат коллективлары чыгышлары каралган. Биредә “Татар кызы -2018” Халыкара конкурсының Мәскәү региональ туры финалы узачак.

Сабан туе программасында татар һәм башкорт халыкларының милли көрәше, волейбол һәм өстәл теннисы буенча “Сабан туе Кубогы”на ярышлар була.

Балалар өчен атларга утырып йөрү, парк каналлары буенча көймәдә йөзү, шулай ук “Панда парк”, скейт-парк һәм балалар шәһәрчеге оештырылган.

Фото: http://tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев