Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә мөселман балалары исем кушу турында яңа таныклык алачак

Таныклык китап форматында булачак, анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат язылачак.

Тиздән Мәскәүнең кечкенә мөселманнары исем кушу турында яңа таныклык алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте исем бирү таныклыгының яңа дизайнын эшләгән. Ул китап форматында булачак. Анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат языла.

Исем кушу - һәр мөселман тормышында дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга. Бала туу - ул сөенеч, бәхет һәм шул ук вакытта ата-ана өчен зур җаваплылык. Әти-әнисе баланың сәламәтлеге, тәрбиясе турында гына түгел, шәригать кануннарын саклавын да кайгыртырга бурычлы. Шуларның берсе - балага исем сайлау.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте әлеге вакыйганы тагын да тантаналырак итәргә карар кылган. Әлеге документ күп еллар дәвамында якты хатирәләр генә саклавын, ә аның хуҗасының әхлаклы һәм гадел мөселман булып үсүенә ышанасы килә.

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев