Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә бер тонна пылау әзерләнәчәк

Көн дәвамында милли кул эшләнмәләре сатып алырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак.

24 март көнне Мәскәү ВДНХсының 75 павильонында узачак Нәүрүздә бер тонна пылау пешерәчәкләр. Бу хакта "Москва Татарская" сайты хәбәр итә. 
 
Көн дәвамында милли кул эшләнмәләре сатып алырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак. 
 
Ачык мәйданда узачак Пылау фестивалендә бер тонналап  пылау пешерергә планлаштыралар. Шулай ук башка төрле милли ризыклар әзерләү дә күздә тотыла.
 
Шулай ук тарихка, мәдәнияткә багышланган чаралар, профессиональ артистлар һәм үзешчән сәнгать әһелләре концерты, милли костюмнар дефелисе, ярминкәләр тәкъдим ителәчәк. 
 
Спорт яратучылар өчен милли спорт ярышлары оештырылачак, балаларга махсус мәйданчыклар булдырылачак. 
 
Бәйрәмдә Мәскәү татар оешмалары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге дә катанашырга планлаштыра. 
Фото: https://pixabay.com | Alfaviski8
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев