Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә

Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.

 Бүгеннән, ягъни 15 апрельдән Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 

 

Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бәйгедә 18-25 яшьлек татар телен камил белән туташлар катнашырга хокуклы.

 

Сайлап алу туры 12 майда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак. 

 

18 май - 23 июнь аралыгында матурлык һәм зирәклек конкурсының ярымфиналы үткәрелә. Төбәкне халыкара конкурста тәкъдим итәчәк конкурсант электрон тавыш бирү юлы белән сайланып, 24 июньдә финалда катнашачак. 

 

Җиңүче истәлекле бүләкләрдән тыш көз айларында Казанда узачак "Татар кызы" Халыкара бәйгесенә юлламага ия булачак. 

Фото: соцсети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев