Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә татар яшьләре мөһим вакыйгага әзерләнә

ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы үзенең беренче юбилеен - 5 еллыгын бәйрәм итә.

6 октябрьдә Мәскәүнең Татар милли үзәге концертлар залында Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тормышында мөһим вакыйга булачак. Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы үзенең беренче юбилеен - 5 еллыгын бәйрәм итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Яшьләр советы активисты Җәмилә Әбүзарова хәбәр итте.

“Яшьләр советының девизы - "Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Активистлар күпкырлы эшчәнлек алып бара. Бу елларда күп кенә әһәмиятле проектлар тормышка ашырылды, алар ярдәмендә йөзләгән яшьләр яңа дуслар, хезмәттәшләр, фикердәшләр тапты һәм зур гаиләнең бер өлеше булды. Иң мөһиме, татар яшьләре берләшмәсе милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга бәһасез өлеш кертә. Биш ел дәвамында Яшьләр советы активистлары иҗади проектларга нигез салды, татар яшьләрен берләштерү өчен бик күп чараларда катнашты, студентларларга татар клублары челтәрен формалаштырырга ярдәм итте. Мәскәүдә татар яшьләренең иң төп чарасы – “Хәрәкәт” бәйгесе. Анда төрле номинацияләрдә иң яхшы татар проектларын билгеләп узабыз. Юбилей кичәсенә килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашачакбыз, элемтәләр һәм яңа планнар булдырырбыз”, - диде ул.

Чарага килүче яшьләр өчен күңел ачу программасы да булачак. Әлфия Шәрипова, Эльвира Рәкыйпова, “Карт Аяк” төркеме чыгышлары көтелә.

Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Бәясе - 350 сум. Оештыручылар хәбәр итүенчә, җыелган барлык акчалар яшьләр проектлары өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга тотылачак.

Фото: vk.com/tatyashlare

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев