Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә татарларны уен ярдәмендә таныштыралар

Чараны оештыручы Тәнзилә Хөснетдинова яшьләр бер-берсе белән танышырга курка, ояла, дип саный.

Бүген 14 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар яшьләре өчен “Бер күрүдән гашыйк булу” исемле уен-чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның оештыручысы Тәнзилә Хөснетдинова хәбәр итте.

“Күп кенә яшьләр танышырга курка. Мондый уеннар яшьләрне бер-берсенә якынайта. Биредә без ялгызларны таныштырып, аларга төрле биремнәр бирәчәкбез. Биремнәр ярдәмендә яшьләр бер-берсе белән танышачак”, - диде Тәнзилә Хөснетдинова.

11 апрель көнне “Бер күрүдән гашыйк булу”ның яшьләргә тәкъдим итү кичәсе узган. Кичәдә яңа пар да оешкан.

“Искәндәр белән Динара арасында булган мөнәсәбәтләр алга таба ничек барыр, анысын белмим. Бер күрүдә гашыйк була алуга ышанасы килә. Яшьләрнең йөрәгендә мәхәббәт уята алсам, мин бик бәхетле булыр идем”, - диде Тәнзилә ханым.

Чарада катнашучылар 21-22 апрель көннәрендә Касыйм өлкәсенә барачак. Экскурсиягә һәм ял итәргә башка теләүчеләр дә кушыла ала.

Фото: Хөснетдинова Тәнзилә

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев