Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә туучылар саны якынча 8 процентка кимегән

Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь Мәскәүдә 101 мең 344 сабый туган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айлырында Мәскәүдә 101 мең 344 яңа туган бала теркәлгән. Бу күрсәткеч, былтырның шушы чоры белән чагыштырганда, 7,8 процентка кимрәк. Бу хакта “Интерфакс”, ил башкаласының ЗАГС идарәсенә сылтама ясап яза.

Шул ук вакытта беренче өч квартал дәвамында Мәскәүдә әтисе яки әнисе чит ил кешесе булган 12 мең 666 бала туган. Бу гомуми туучылар санының 12,5 процентын тәшкил итә.

Соңгы берничә елда башкалада туучылар саны тотрыклы рәвештә артып барган. Мәсәлән, 2016 елда шәһәрдә рекордлы 146 мең бала туган.

Шуның белән бергә Мәскәүдә үлүчеләр саны да кимегән: гыйнвар-сентябрь айларында 89 мең 28 кеше үлгән. Бу - 2016 елның беренче тугыз аена караганда, 2,4 процентка түбәнрәк күрсәткеч. Шуларның 1,5 проценты чит ил гражданы булып тора.

Ел башыннан Мәскәүдә язылышучылар саны 4,6 процентка артып, 71 мең 542гә җиткән. Ә парның берсе чит ил гражданины булган никахлар 10 мең 44 теркәлгән, яки 14 процент өлешне алып тора.

Аерылышучылар саны да 3,4 процентка арткан - 33 мең 38 пар.
 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев