Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдәге "Татарлар штабы" татар милләтен саклауга багышланган түгәрәк өстәл уздыра

Бу юлы түгәрәк өстәл кунаклары – танылган галимнәр Валерия Порохова һәм Мөхәммәд Сәид әл Рөшд.

Мәскәүдәге "Татарлар штабы" «Уртак фикер» проекты кысаларында түгәрәк өстәлләр үткәрүне дәвам иттерә. Бу хакта Мәскәүдәге "Татарлар штабы" хәбәр итә.

«XXI йөздә татар милләтен саклауда исламның роле» темасына чираттагы түгәрәк өстәл татар студентлар берләшмәләре, якташлык җәмгыятьләре, мохтарият җитәкчеләре һәм активистлары катнашында 17 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә Мәскәүдәге "Татарлар штабы"нда узачак.

Түгәрәк өстәл кунаклары – танылган галимнәр Валерия Порохова һәм Мөхәммәд Сәид әл Рөшд. 

Үз милләте язмышына битараф булмаган кешеләрне түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырабыз, диелә "Штаб" хәбәрендә. 

«Штаб» - Мәскәүдәге рәсми булмаган Татарстан җәмгыяте. Оешма 20 елдан артык эшли. 1500 кешене берләштерә. "Штаб"ка этник татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре йөри. Монда даими рәвештә тематик кичәләр оештырыла. Аларга - Татарстаннан килеп, Мәскәүдә яшәүче музыкантлар, шагыйрьләр, юристлар, журналистлар, төзүчеләр, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре чакырыла.

Фото: tatyashlare.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев