Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдәге Татарстан депутатының 29 яшьлек кызы чит илдә 2 млрд сумлык йорт сатып ала

Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп безнең регионнан сайланган Ринат Хәйровның 29 яшьлек кызы Элсинә Англиянең Суррей графлыгында 22 миллион фунтка (безнеңчә 2 млрд сумга) элитлы йорт сатып алган. Бу хакта The Daily Mail яза.

Татарстанның элеккеге финанслар министры кызы ия булган җирләрнең мәйданы өч гектар тәшкил итә.

Йортта 10 йокы һәм 15 юыну бүлмәләре, зур бассейн, спа-салон, шәраблар саклана торган баз, кинотеатр, алты машиналык гараж һәм зур бакча бар. Аңарчы Элсинә Лондонда 870 млн сумлык фатир сатып алган.

Ura.ru порталы язуынча, депутат Хәйров кызының зур эшмәкәргә кияүгә чыгып, мөстәкыйль рәвештә тормыш итүен, кызының керемнәренең үзенә бернинди дә кагылышы булмавын билгеләп үткән.

Чыганак: www.mk.ru

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев