Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдәге ун сәүдә үзәгеннән дүрт меңләп кешене эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәкләренә шартлаткыч куелу турында аноним шалтырату булган.

Мәскәүдә, бомба куелган дигән аноним хәбәрдән соң, ун сәүдә үзәгеннән инде дүрт меңләп кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта "Интерфакс"ка үз мәгълүмат чыганагы хәбәр иткән.

"Башкаланың "Капитолий", "Европейский", "Город", "Мегаполис", "Цветной", "Горбушкин двор", "Звездочка", "Атриум" сәүдә үзәкләрендә шартлаткыч куелу турында аноним шалтыратулар килде”, - дигән ул.

“Биналардан дүрт меңнән артык кеше чыгарылды, биредә кинологлар эшли”, - дигән чыганак.

Элек экстрен хезмәтләргә Энтузиастлар шоссесында "Город" һәм "Вива" сәүдә үзәкләрендә бомба куелган дигән хәбәр килгән булган.
 

Фото: www.pixabay.com | monicore

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев