Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүнең ГУЛАГ музеенда язучы Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

"Йәгез, бер дога" роман-хатирә презентациясенә язучы-журналистлар, "халык дошманы" балалары, Мәскәүдәге татар диаспорасы вәкилләре җыелган.

19 гыйнварда Мәскәүнең ГУЛАГ тарихы музеенда язучы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” роман-хатирәсен тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта “Татар-информ”га доцент, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

“Музей директоры Роман Романов Аяз Гыйләҗевның улы Искәндәр Гыйләҗев белән Германиядә, “халык дошманы” балалары җыелган конференциядә таныша. Татар романын Мәскәүнең ГУЛАГ музеенда тәкъдим итү фикере нәкъ менә шунда туа. Әлеге проектны җиренә җиткерүне Евгения Петрухина үз өстенә ала”, – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Мәскәүдә узган кичәгә “халык дошманы” балалары, язучы-журналистлар, продюсерлар, Мәскәүдәге татар диаспорасы вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре җыела.

Презентация татар язучысы, ГУЛАГ корбаны Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана. Мәскәү укучыларына “Йәгез, бер дога” китабын Аяз Гыйләҗевның өлкән улы, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, язучының уртанчы улы, кинорежиссер, драматург Мансур Гыйләҗев һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итә.

“Очрашу “дуслык күпере” форматында узды. Мәскәү укучылары аудиториясенә чит ил кунаклары да кушылды. Әйтик, Венгриядән Аяз Гыйләҗевның дусты, “Йәгез, бер дога” романының герое, рус әдәбиятының күренекле тәрҗемәчесе Арпад Галгоци һәм романның тагын бер герое, Венгриядәге ГУЛАГ фонды җитәкчесе Йолант Пинтер, Израилдән сәясәт күзәтүчесе Рафаэль Шапироның сеңлесе Ирина Сахута килгән иде. Шулай ук Будапештның татар диаспорасы вәкилләре катнашты”, – ди әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова.

Очрашуда катнашкан Миләүшә Хәбетдинова сүзләренчә, романны тәкъдим итү кичәсендә язучының уллары әтиләре турындагы хатирәләр белән уртаклаша, лагерь тормышының әтиләре язмышындагы ролен сөйли. Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова язучының иҗат биографиясе, “Йәгез, бер дога” романының язылу тарихы белән таныштыра.

Арпад Галгоци татар язучысы белән тоткынлык чорындагы дуслыгын, санаулы 3,5 ай вакыт эчендә Аяз Гыйләҗевның үзенә якын кешегә, “Батый хан”га әйләнүен сөйли.

“Татар иле” федераль газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев авторның “Йәгез, бер дога” романын үз күз алдында язылуын әйтеп узды. Искәртеп үтик, ул 1989-1999 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе булып торды һәм Аяз Гыйләҗев белән якыннан таныш була.

«Аяз абый үтә дә принципиаль, һәр яктан талантлы кеше булды. “Йәгез, бер дога” романы минем күз алдында язылды. Минем архивта әлегә кадәр Аяз абыйның үз куллары белән язган хатлары саклана. Ул аларда әдәбият, татар халкы язмышы турында уйлана. Ул хатлардан татар әдәбияты жанры ясый алды”, – дип сөйләде.

«Халык дошманы” балалары очрашуында катнашучылар үз чыгышларында мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм үз гаиләләренең драматик язмышлары турында бәян итте.

Продюсер Светлана Бухарева Аяз Гыйләҗев талантына табынуын билгеләп үтте. Авторның ике әсәре – “Өч аршын җир” һәм “Җомга көн кич белән” повестьлары нигезендә “Бибинур” фильмы тууы тарихы белән таныштырды.

Җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр оештыручыларга татар китабын пропагандалауга һәм чит илдә дә татар халкының авторитетын ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Кичәдә катнашучылар Аяз Гыйләҗевның әдәбиятка алып килгән яңалыгы – лагерь темасын ачу осталыгына соклануын яшерә алмады. Аның китабы – догасы – һәрберебезгә аталган”, – ди әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова.

Искәртеп үтик, Мәскәүдәге ГУЛАГ тарихына багышланган дәүләт музее 2001 елда, публицист А.В.Антонов-Овсеенко тарафыннан оештырыла. Беренче экспонат 2004 елда ачыла. Музей хезмәткәрләре ГУЛАГ корбаннары хакындагы тарих һәм истәлекләрне саклау өчен зур көч куя. Музейда даими рәвештә стационар һәм күчмә күргәзмәләр эшли, ГУЛАГ тарихының яңа ачышларына нигезләнгән очрашу һәм тәкъдим итү кичәләре уза.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев