Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку оештырылды

Коръәнне ел дәвамында тәүлек әйләнәсенә чиратлап укыячаклар.

Гыйнвардан башлап, Россия башкаласы Мәскәүдә урнашкан Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укыйлар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән тәүлек дәвамында Изге Коръән укый башладылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Укучылар Коръәнне ел дәвамында 24 сәгать буе чиратлап укыячак. Алар намаз вакытларында гына тукталып торыр дип ниятләнә.

Коръән уку чарасы Мәскәүнең Җәмигъ мәчете интернет сайты (mihrab.ru.) аша онлайн-трансляцияләнә.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев