Саба таңнары

«Муен тиресе эреп, башым – җил­кәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде»

Газета укучыларыбыз, бәлки, хәтерли булыр: үткән ел без Балтач районының Шода авылында яшәүче, яшен сугып та, могҗиза белән исән калган Нурҗиһан апа Гыйбадуллина турында язган идек.1959 елның июнендә булган бу хәлдән соң 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлеп бетмәгән героебыз кичергән хәлләр беркемне дә битараф калдыра торган түгел иде.

“Мин исән, күммәгез!”

Укымый калучылар, онытучылар өчен әлеге язмабызны кыс­кача гына искә төшереп китик.


– Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп, яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: “Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле”, – дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сип­кән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан – түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып кит­кән...  Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!” – дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән... Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлекләп акты ул чакта. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович  Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бас­тыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым – уң як җил­кәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да... Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска ка­дәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады...

“Тиремне дә алыгыз...”

– Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Константинович очрап: “Казанда синең кебекләрне терелтә торган больница бар, менә адресы”, – дип, бер кәгазь бирде. Бүгенгедәй хә­терлим: улица М.Горького, дом 3 диелгән иде анда, – дип дәвам итә Нурҗиһан апа. – Укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып барды, операцияләр ясатты. Туганым түгеллеген, укытучым гына икә­нен белеп, аңа бөтен кеше шаккатты инде. Ул чакта Казанда боль­ницада  берсендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. “Ямар” өчен тирене бөтен гәүдәмнән җыйдылар дисәм дә була.


Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадәресен дә могҗизага тиңләп, тормышка чы­тырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күргән әнисенә чын терәккә әйләнә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада терлекчеләргә ашарга пешерә башлый.

“Аллаһы Тәгалә зурлады”

– Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмәдем, тырышып эшләдем, шуңадыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне, – ди ул. – Пенсиягә чыкканда, ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу келәмне да алар бүләк итте... Туганнарым белән дә бик дус яшәдек. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: “Нин­ди ярдәм кирәк, әйт”, – диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эшләттем, өй­нең идәннәрен җылыттым, аңарчы түбәләрне алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керт­терергә исәп...

Изге эшкә теләктәшләр табыла

Бу язма газетабызда басылып чыккач, укучыларыбыз арасында Нурҗиһан апаның сабырлыгына, тырышлыгына сокланучылар аз булмады. Кемнәрдер бигрәк күпне күргән дип кызгангандыр да. Арада тулышкан хис­ләрдән арынып, чын-чыннан изге га­мәлгә ниятләүчеләр дә табыла.


– Язма чыгып, күп тә үтмәде, өемә район электр челтәре оешмасы җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин белән “Водстрой” ширкәте җитәк­чесе Рифат Закиров килеп керде­ләр. “Апа, безнең Казандагы оешма җитәкчесе Илшат Шәех улы Фәр­диев сезгә газ, җылылык кертүдә ярдәм оештырырга кушты”, – диде Әнвәр исемлесе. Сөе­не­чемнең иге-чиге булмады. Шул арада килеп үлчәүләр алдылар, нәрсәләр эшләргә икәнен планлаштырдылар... Әле бераздан тагын ике ир-ат “Ватаным Та­тарстан”да чыккан сезнең язманы тотып килделәр. “Монда языл­ганнар дөресме?” – дип сорадылар. “Дөрес, бөтенесе дә дө­рес”, – дидем.


Кызганычка, инде подрядчы оешма белән кирәкле документлар хәзерләнеп беткәч кенә, “Сетевая компания”дә бу эшкә җаваплы итеп беркетелгән урынбасар белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, автор буларак минем белән элемтәгә чыккан ул иптәш сөйләгәннәрдән вәгъдә ителгән ярдәм булмаячагы аң­лашылды. Дөресен әйтим, өмет­ләнгән Нурҗиһан апаны жәл­ләүдән нишләргә дә белмәдем. Район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Рәүпович: “Илшат Шәехо­вич вәгъдә иткәч, эшләнә инде ул, борчылмагыз”, – дисә дә, шактый вакыт уңай җавап булмагач, үзебезнеке­ләр­гә мөрәҗәгать иттем. Нурҗиһан апа кайчандыр эшләгән “Якты юл” хуҗалыгы рәисе Раиф Хә­­кимов та, шушы авылдан таныш эшмәкәрләр дә бергәләп ярдәм итәргә ышандырды.


Бу юлы инде җирле үзидарә җитәкчесеннән берләштерү җи­теп бетмәде. Әмма Раиф әфән­де үзенең вәгъдәсен онытмаган булып чыкты. Уттай эш өстендә, кешеләр биреп, бөте­несен оештырды ул. Бер карасаң, кечкенә генә йорт кебек, әмма аны газ белән җылытуга күчерү өчен шактый үзгәрешләр кертергә, проект-смета документлары ясатырга, рөхсәт язулары артыннан йөрергә, җылылык системасы үткәрергә, мичне сүтеп чыгарырга, газ казаны сатып алырга... Кыскасы, шактый зур сумма кирәк була. Әмма башлаган эшне ярты юлда калдырмый рәис.


– Төзелеш буенча авылыбыз­ның бригадиры Ринат Гыйла­җетдинов бөтенесен оештырды. Кирәкле бөтен  төзелеш материалын китертте, газ миченә кадәр алып кайтты. Әле мичкә түләргә ул чакта колхоз кассасында акча булмаган, Ринат үзе түләп торган, – дип сөйли Нурҗиһан апа. – Ленар Хамматов мич чыгарды, Расил Галимов аңа матур итеп плиткалар ябыштырды, стеналарымны тигезләде, буяды, Альфред Дәүләтгәрәев батареялар кертте, мичләрне урнаштырды, барысы да шулкадәр тырышып, әйбәт итеп эшләделәр. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек...


Әмма язмабызны бу урында тәмамлап булмый әле, укучым. Тормыш мәшәкатьләре шулка­дәр күп, ыгы-зыгы белән һәр кө­небез кайнап торса да, шулар арасында кеше хәсрәтенә битараф кала белмәгәннәр дә табылып тора шул. Ихлас күңелдән, чын-чыннан яхшылык эшләргә теләгән кеше беркайчан да ния­теннән ваз кичми, аны онытмый, ничек тә тормышка ашыра икән. Казанда яшәүче Илшат Шәех улы да Балтач районының иң чигендә урнашкан Шода дигән авылда яшәүче Нурҗиһан апаны, ника­дәр вакыт үткәннән соң, кабат искә төшерә! Үзе кушканнарның үтәлеше белән кызыксына һәм... элек планлаштырылганча, подрядчы оешма “Водстрой” шир­кәте аша “Якты юл” хуҗалыгының шушы максатка түккән барлык чыгымнарын кире кайтара.
Яхшылык яхшылыкны тудыра, диләр бит. Ә без, үз чиратыбызда, тагын бер кешегә бик тә кирәкле, саллы ярдәмнең сәбәп­чесе була алуыбызга сөенеп, бар әле ул мәрхәмәтле кешеләр, бар, дибез. Шәһәрдә дә, авылда да...

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 11 декабря 2017 в 13:09
    Татар егетләре базар уртасында "Күбәләк"не өздерә!
  • 10 декабря 2017 в 08:37
    ЭЛВИН ГРЕЙ УФАДА СТАДИОН ҖЫЙГАН
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58