Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мультфильм телне саклый

– Балабызның теле урысча ачылды... Соңгы вакытта кайбер әти-әниләребез шулай дип зарлана.

Бер дә сәер түгел: яше дә тулмаган сабый­ның кулына телефон, ноутбук тоттыралар. Ә андагы уеннар, мультфильмнәр – урысча. Сыйфатлы татарча мульт­фильмнәр юк диярлек. Ниш­ләргә соң? – дип без “Аксу” компаниясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвә­ровка мөрәҗәгать иттек.

6-1
– Әлбәттә, үзебезнекеләрен төшерергә кирәк. Әмма күп ха­лыкларның моңа иҗади яктан да, финанс ягыннан да мөм­кинлеге юк. Шуның өчен яңа мөстә­кыйль­лек алган халыклар иң әүвәл дөнья күләмендә танылган мульт­фильм­нәрне тәрҗемә итү­дән башлады. Әнә урыслар да шулай эшли: зур уңыш казанганнарын тәрҗемә ит­терә. Безгә дә шул юлдан китәргә, дөньядагы барча популяр мульт­фильм­нәрне туган телебезгә күче­рергә кирәк. Шулай эшләгәндә балалар аларны үз ана телебездә карый алачак. Бу зарурлыкны аңла­тыр­га теләп, кемгә генә хат-мөрә­җә­гать язмадык икән?! Өстәгеләр ишетмәгәч, 2007 елда үзебез карап үскән совет заманындагы мульт­фильм­нәр­не тәрҗемә итә башладык. Әй­тик, “Простоквашино ма­җа­ра­лары”, “Винни Пух” кебеклә­рен хәзер дә карыйлар, сорыйлар. Әйтик, 2015 елны “Ирҗан” дигән 90 сериялек төрек мультфильмен тәрҗемә иттек. Мәгариф минис­тры­ булып эшләгән Энгель Нәва­по­вич эш­ләребезне ошаткач, “Фик­­си­ләр”­не тәрҗемә итүгә алын­­дык. Ми­немчә, ул шактый уңышлы чыкты. Аны урыс балалары да рәхәтләнеп карый дип ишетәбез. Кыскасы, дөньяда танылу алган, хәерхаһлы дип табылган барча мультфильмнәрне дә татарчага тәрҗемә итәсе иде. Минемчә, телебезгә һөҗүм итү­ләргә каршы торуның иң ышанычлы юлларыннан берсе бу. Үз мультфильм­нәре­безне ясау өчен бик күп акча кирәк. Әлеге эш башланды. Тик әллә ни уңышларыбыз күрен­ми әле. Тора-бара алары да булмый калмас.


– Хәзер шәһәрләрдән шактый читтә булган татар авылларында да балаларның урысча сөйләшкәнен ишетергә туры килә.


– Дөрес әйтәсез. Мәсәлән, туган авылым Ташлыяр Казаннан 300 чакрым ераклыкта. Хәзер анда да балалар урысча сөйләшә башлады. Чөнки интернетта утыралар, урысча мультфильм карыйлар. Шуңа күрә сабыйның теле урысча ачылуы гаҗәп түгел. Әгәр татарча мультфильм караса, үзебезчә ачылыр иде. Бу заманда аларны интернетка, телефонга бөтенләй якын китермичә булмыйдыр инде.


– “Фиксиләр”нең дәвамын эшләвегезне беләм. Соңгы эшегез дә саллы күренә.


– Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов безгә Көньяк Кореяда төшерелгән, инде күп телләрдә дөнья күргән “Супер канатлар” мультфильмен тәкъдим итте. Без хәзер аның 52 сериясен тәрҗемә иттереп яздырдык, шушы көннәрдә министрлыкка һәм телевидениегә тапшырырга исәп. Менә хәзер, бер елдан соң гына диярлек татарча “Фиксиләр”не “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы күрсәтә башлады. Бәлкем монысын озакка сузмый, кышкы каникул вакытында күрсәтерләр. “Супер канатлар” шулай ук – танып белүгә корылган, мәгърифәти проект. Һәр сериясе бер ил белән таныштыра. Анда театр артистлары, танылган сүз осталары Равил Шәрәфиев, Зөфәр Харисов, эс­тра­да артистлары Тамчыгөл, Әбри Хәбриев, Илназ Гарипов, Ай­рат Ильясов, Алмаз Мирзаянов катнашты. Соңгы вакытта яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үз итеп өлгергән җырчы Радик Юлъякшин турында аерым әйтә­сем килә. Кайбер атказанган артистларга караганда ул җавап­лырак та карады. Үзе теләп, тәкъ­дим итүгә килде. “Әйбәт чыкмады бу, әйдә, тагын яздырабыз, тагын”, – дип торды. Кешенең монда да тырышлыгы күренә. Күп кенә артистыбыз вакыт таба алмады, дөресрәге, әй, мульт­фильм, дип кенә карады. Телебезне кайгыртыйк дип күкрәк какканчы, реаль эш бит инде бу югыйсә. Янә Камал театры артисты Гүзәл Минакова, курчак театры артисты Рузилә Зарипова катнашты. “Фиксиләр”дә Ноликне уйнаган мәктәп баласы Энҗе Әхмәт­җанова да вакыт тапты. Шәһәр кызы булса да, татарча шундый саф, матур сөйләшә! Хәзер Энҗе без­нең барча тәр­җе­мәләрдә катнаша. Мәсәлән, татарча әйбәт сөйләшә торган егет табу безгә шактый кыен булды. Хәзер ул бераз үсте. Менә аның урынына татарча чис­та, дөрес сөйләшүче егетне табып булмый әле.

Аңлап түгел, ятлап сөйлиләр

– Тәрҗемә эшендә нинди кыенлыклар бар?


– Әллә кемнәргә – профессорларга, академикларга мөрә­җәгать итәбез. Чөнки күп кенә сүзләрнең тиңдәше, алмашы юк кебек. Әле бит ул, балалар өчен булгач, йөгерек булырга, мәгънә­сен дә ачып бирергә, авыздан чыгу, сөйләм вакытына туры ки­лергә тиеш. Сүз уңаеннан урыс­ча-татарча сүзлекләрне тән­кыйть­ләп китәсем килә. Ачуым килмәгәе, сүзлектәге ярты сүзне тәрҗемә итмичә калдырганнар, урысча ничек, шулай биргәннәр. Болай ярамый бит! Сүзлекләрнең берсендә дә кайда басым ясарга кирәклеге күрсәтелмәгән. Хәзер бит театрларның шактыенда татарча дөрес сөйләшмиләр. Хәтта шундый артистлар бар: сәхнәдә үзенең нәрсә сөйләгәнен белми. Ятлап килә дә шул җитә дип уйлый, күрәсең. Телевидение бе­лән радионы әйткән дә юк инде. Кайбер татар театрларындагы баш режиссерлар татарча белми, аңлап бетерми. Артистны ул ничек өйрәтсен, төзәтсен, ди?! Сәхнә артында артистлар урысча сөйләшкәч, театрда милли мохит булдырырга мөмкинме?!

Без артык тыйнак бугай

– Бервакыт шагыйрь Разил Вәлиев оныгының “Щенящий патруль” дигән мультфильм геройларының урысча сөй­ләшүенә аптыравын сөйләгән иде. Андыйларны да тәрҗемә итәсе бардыр?


– Без ул мультфильмнең авторлары белән сөйләштек. Ки­лешүләр бар. Менә хәзер ми­нистр­лыкның җавабын көтәбез. Әле бит ул популяр мультфильм­нәрнең күбесе чит илләрнеке. Килештерүләр бик озак, еш кына яртышар ел дәвам итә. Продюссерлар белән сөйләшәбез, ки­лештерәбез. Чөнки авторлык хокуклары бар. Түләнергә, бөте­несе законлы булырга тиеш.


– “Фиксиләр” ни өчен шулай отышлы соң?


– Аңа укыту-өйрәтү чыганагы дип тә карарга кирәк. Без башта аның яртысын гына тәрҗемә иткән идек. Хәзер икенче яртысын эшләп бетереп киләбез. 120 серияле ул. Мультфильм авторлары әле күптән түгел генә аны тулы метражлы фильм итеп чыгарды. Бик зур уңыш казандылар. Аның бер сериясе 6 минут дәвам итә. Кечкенә сабый өчен шул җитә дә инде. Ә менә “Супер канатлар” 12 минут дәвам итә. Аны кабул итү авыррактыр. Дө­рес, ул музыкасы, төсләр сайланышы, махсус шаккатыргычлары белән алдыра. Тәр­җемәгә алынгач, ки­лешү тө­зе­гәч, безгә ин­глиз­чәсен дә җибәр­деләр. Ни гаҗәп: инглиз версия­сендә бө­тенесен дә диярлек балалар үз­ләре тәрҗемә итә. Татарстанда мондый тәҗрибә юк. Менә без алындык: “Фиксиләр”не татарчалаштырганда ике укучы бала катнашты. Берсе – Энҗе Әх­мәт­җа­нова, икенчесе – Инсаф Мәх­мү­тов. “Фиксиләр”дә татарчалаштыруда Хәлим абый Җәләй дә катнашты. Бу арада эш көннә­рендә, кичке сәгать дүрттә аны “ТЯГ” телеканалы күрсәтә. “Бик шәп чыккан бу!” – дип әле үзе шылтыратты. Тәрҗемә – шактый авыр, катлаулы процесс ул. Бала, колакчын аша урысчасын тың­лаган килеш, экранга багарга, геройның хис-кичерешләрен, авыз-ирен хәрә­кәт­ләрен татарча яңгыратырга тиеш. Геройларга ыңгырашырга, көчәнергә, еларга да туры килә. Менә икенче сезонга Дим-Димыч ролен уйнаган малай үсте, тавышы үзгәрде. Инде хәзер шундыйрак яшүсмер тавышлы малай эзлибез. Еш кына шулай килеп чыга: йә аның вакыты, йә сәләте юк, йә ояла-читен­сенә. Сер түгел, халкы­бызның холкында йомылганлык, кысылганлык ярылып ята. Сту­дия­дә хихылдап көләргә, еларга, кычкырырга да кирәк. Ә без кысадан чыгарга куркабыз, читен­се­нәбез. Аларны әти-әнисе тыйнак бул дип өйрәткән. Бала ачык итеп сөйләшә белергә, басымны дө­рес әйтергә, минутында аңлап-эләк­тереп ала да белергә тиеш. Әле өлкәннәрнең дә күбесе өчен шактый кыен нәрсә бу. Бер җөм­ләне егермешәр-утызар, хәтта илле­шәр мәртәбә дә яздырып караган бар. Шулай килеп чыга: кай­сыдыр җөмләдә кеше төр­телеп кала димме, салулый башлый. Шөкер, ул кыенлыкны җиң­мичә китмибез.


– Әле сез балалар өчен җырлар да язасыз дип беләм.


– Кирәк булгач, балалар өчен җырлар яза башладык. “ТЯГ” телеканалында бара торган “Җыр­лы-моңлы балачак” тапшыруында безнең җырлар шактый еш яңгырый. Әкиятләр җыен­тыгы, аудиодәреслекләр, кече, урта яшьтәге һәм югары сыйныфта укучы балалар өчен иллеләп анимацион сюжет чыгардык.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев