Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мунча ташы" театры музыканты фаҗигале рәвештә һәлак булды

12 март көнне кичке сәгать алтылар тирәсендә "Мунча ташы" эстрада театрының музыканты Альберт Абдуллов юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. - Арчада ике сеанслык концертыбыз булды. Альберт Абдуллов беренче сеанска килә алмады. Икенче сеанска килергә дип, Түбән Камадан Арчага юлга чыга. Саба районында юл чатында "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән булган. Әлегә кем...

12 март көнне кичке сәгать алтылар тирәсендә "Мунча ташы" эстрада театрының музыканты Альберт Абдуллов юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды.

- Арчада ике сеанслык концертыбыз булды. Альберт Абдуллов беренче сеанска килә алмады. Икенче сеанска килергә дип, Түбән Камадан Арчага юлга чыга. Саба районында юл чатында "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән булган. Әлегә кем гаепле икәнлеге ачыкланмады. Икенче сеанс башланыр алдыннан Альбертка әллә ничә тапкыр шалтыраттык. Әмма элемтәгә чыга алмадык. Соңыннан фаҗига урынына килгән "гаишниклар" Альбертның кесә телефонын эзләп табып, безгә шалтыраттылар. Руль артында үзе генә булган. Әлеге коточкыч авариядә "КамАЗ" йөртүчесе исән калган. Альберт Абдуллов "Мунча ташы"ның алыштыргысыз музыканты иде, авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, - диде "Мунча ташы"ның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев