Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мунчада яшәргә дә риза мин

Күңелемдә йөрткән уйларыма түзә алмыйча, кулыма каләм алырга булдым. Ир-атлар газета укыса да, хат язмый, диләр. Башыңа төшсә, язасың икән шул ул. Миңа хәзер 72 яшь. Шушы яшькә җиткәч кенә, яшьлектә кылган начар гамәлләрем турында уйлана башладым. Чөнки көн дә бер төрле төш күрәм. Куркыныч төш ул. Мине кемдер ачулана,...

Күңелемдә йөрткән уйларыма түзә алмыйча, кулыма каләм алырга булдым. Ир-атлар газета укыса да, хат язмый, диләр. Башыңа төшсә, язасың икән шул ул. Миңа хәзер 72 яшь. Шушы яшькә җиткәч кенә, яшьлектә кылган начар гамәлләрем турында уйлана башладым. Чөнки көн дә бер төрле төш күрәм. Куркыныч төш ул. Мине кемдер ачулана, хәлем читен.

Ниндидер тау астына төшеп китәм дә менә алмыйча тилмерәм. Ә бер читтә күптән вафат булган әнием, хатыным карап тора. Ник берсе булышсын? Юкка кермидер инде мондый төшләр. Элек бик рәнҗеттем шул мин аларны. Хатыным Рәүфәнең һәр эшеннән гаеп эзләдем, авызымнан аңа карата гел начар сүз генә чыкты. Көнче булдым, аңа йөргән кешең бар дип бәйләнә идем. Кул күтәргән чаклар да күп булды. Аны яклаган өчен хәтта әниемә дә эләкте. Хәер, әнине бөтенләй кешегә санамадым инде. Авыртып ятканда да янына бармадым. Ә ул соңгы сулышына кадәр мине көткән.

Әнине рәнҗеткәнем дә һич онытылмый. Олыгаеп киткәч, акылга җиңеләйде. Миңа шул гына кирәк тә - тегендә-монда йөрмәсен дип, өстеннән бикләп чыгып китәм дә кайтмый йөрим. Әни икешәр көн бер тамчы суга тилмереп, ашамыйча тора иде. Ул вакытта мин болай эшли алганыма горурлана идем әле.

Без гаиләдә өч бала үстек. Әни авыр хәсрәтләрне күп күрде. Әти үлгәч, кабат кияүгә чыкмады. Безне кактырасы килмәгәндер инде. Ә кайгы дигәнең безнең ишек төбеннән китәргә теләмәде. Кече энем Шамил 20 яшен дә тутыра алмады. Көтү көткән чагында елгада су коенырга кергән дә шуннан исән килеш чыга алмады. Гәүдәсен бөтен авыл белән эзләдек. Бер атна узгач кына таптылар. Шул чакта әни бик кайгырды. Ә мин ул көнне дә исерек идем. Янәсе, хәсрәтемне басам. Шулай итеп бер ай буе эчелгән. Эчелгән түгел, үзем эчтем инде. Хәсрәт ялгыз гына йөрми, диләр бит. Энем үлеп бер ел да вакыт узмады, сеңлемне югалттык. Бәби тапканда авырга туры килгән. Шулай итеп мин гаиләдә үзем генә калдым.

Ә хатыным Рәүфә - институт бетереп, юллама буенча безнең авылга килгән укытучы иде. Тоттым да урлап алып кайттым мин моны. Тик яши башлагач, үземә тиң түгеллеген аңладым. Дөресрәге, мин аңа тиң түгел.Бөтенләй яратмыйм икән бит мин аны! Әмма Рәүфә тәртипле кеше иде: аерылышуга каршы төште. Ничек тә булса гаиләбезне саклап калырга тырышты. Ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Тик гаиләдә генә тынычлык, бәхет барлыкка килмәде.

Кызыбыз кечкенәдән авырту, гел урын өстендә булды, табиб­лар да ярдәм итә алмады. Кечкенә вакытта ук әнисенең кулларында күзләрен мәңге­леккә йомды. Бала хәсрәтләре дә берләштермәде безне. Кире­сенчә, әзрәк салсам, гел гаепле кеше эзли идем. Баланың үлемен хатыным авыр кичерде. Ә соңыннан ул да авыруга сабышты. Мин исә өйдән чыгып киттем. Аның белән яшисем килмәде. Әле үземне акларлык сәбәп тә таптым: янәсе, бу хатын гел бәхетсезлек алып килә. Ә мин тормышны яңадан башлап карая­чакмын икән.
Үземнән күпкә яшь хатынга йортка кердем. Балаларымны бар дип тә белмәдем. Аның каравы кеше баласын сөйдем. Тик, олыгайгач, алар мине куып чыгарды. Үз балаларым янына барырга оялдым. Хәер, килеп керсәң, куып чыгармаслар иде дә бит. Әмма күңелем кушмады. Шуннан соң авылдагы туганнарым янына кайтып егылдым. Йортларында түгел, җәй көне иске мунчаларында яшәп торырга куштылар. Бик теләп риза булдым. Энемнең хатыны нәрсә пешерсә дә, иң беренче миңа бирә. Хәлләремне сорап тора. Һәрчак ярдәм итә. Ә мин үземнең әшәкелегем белән бар гаиләмне бетердем. Улларым миңа карата нәфрәт белән яшидер инде ул. Аларга да бер тыныч көн булмады. Салып кайтам да куып чыгарам. Күп вакыт кеше мунчасында кунып йөргән­нәр. Хәзер исә үзем шул көнгә калдым.

Ә үзем шунысына да риза. Кышын картлар йортына кит­мәкче булам. Анда кабул итәрләр мине. Ә менә Ходай каршысына ничек барырмын? Бу кадәр начар гамәлләремне гафу итәрме?

Илһам (адресым редакция өчен генә)

Әлеге авторның хатына Рамил хәзрәт Фазлыев җавап бирә:

- Күңелдәге авыр йөк белән яшәү авыр. Әмма хаталарны төзәтергә була. Сез үзегез үк тәүбәгә килергә каршы түгел­легегезне әйтәсез. Җаныгызга тынычлык табу өчен дога китап­лары укырга, әкренләп намазга басарга кирәк. Бары шул вакытта гына тынычлык белән яшәрсез.

Ватаным Татарстан
№ 110 | 31.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев