Саба таңнары

Мунчадагы хыянәт

Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде. Бала-чагалык белән без аның төп сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез инде, әмма үсә-үсә барысына да төшенәсең бит ул.

Шамилә апа - әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны.
Көннәрнең берсендә әни әтине нәкъ менә шул Шамилә апа белән тотты. Миңа ул вакытта 11-12 яшьләр булгандыр, аны-моны белештерми идем. Фермадан бераз иртәрәк кайтып кергән әни көянтә-чиләкләрен алып, мунча ягып җибәрергә уйлады. Мунчабыз ул вакытта яңа гына салынган, сап-сары бүрәнәләрен бүгенгедәй хәтерлим. Үз алдына җырлый-җырлый берни белештермичә мунчага килеп кергән әни, җен-пәри яки албасты күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана үзе, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүрәнә тәгәрәтеп килеп, бастырып куйды. "Шунда гына торыгыз, чыгармагыз", - диде дә, үзе каядыр чапты. Без ишегалдында абый белән икәү калдык. Ни уйларга белмибез, бик куркыштык. Ул арада әни үзе белән авыл советы җитәкчесе, колхоз председателе, тагын берничә хатын ияртеп килеп тә керде. Ишекне ачкач, бер-бер артлы әти белән Шамилә апа чыгып басты. Алга таба ни булгандыр, белмим, чөнки безнең икебезне дә урам ягына чыгарып җибәрделәр.
Шул вакыйгадан соң әни бик озак вакыт елап йөрде. Әти китүен китмәде, әмма әни дә озак вакыт гафу итә алмыйча йөрде әле аны. Билгеле, тиз генә онытып булмый инде. Шамилә апа да әллә кайда түгел бит, терәлеп торган күршедә генә яши. Карамасаң да күрәсең, тыңламасаң да ишетәсең.
Без, бер-бер арты мәктәпне тәмамлап, укырга китеп беттек. Берничә көнлек бәйрәм вакытында гына кайтып-китеп йөрибез. Әлеге вакыйганы бергәләшеп телгә алып сөйләшмәсәк тә, аны беребез дә онытмады. Ул көн һәрберебезнең күңелендә иде. "Шамилә апагыз бераз авырып тора икән әле", - дигән хәбәрне чираттагы кайтуыбызның берсендә әни сөйләде. Ике айга якын хастаханәдә ятып чыккан, хәзер участок фельдшеры килеп, укол салып йөри. Аягына ясаган операция урынын да көн саен ачып, чистартып, яңадан бәйләргә кирәк икән. Шамилә апаның балалары булмады, ул дөм ялгыз хатын иде инде. Табиб килә дә китә бит инде ул, ә тормыш итәргә үзеңә кирәк. Юынырга, бераз булса да ашарга пешерергә, йомышларыңны йомышларга, дигәндәй. Сәламәт кешегә бу берни түгел, ә авыру өчен шактый зур эш бит ул. Пешергәч, юасы да бар әле җитмәсә. Гадәттә, авылыбыз аның-ише вакытта беркайчан да читләшмәде. Чират торып ашарга пешерәләр, керен юалар, мунча ягып кертәләр иде. Ә Шамилә апа янына бер хатын да аяк басмады, хәлең ничек дип белешмәде. Чөнки яшьрәк чагында бөтенесен елаткан бит ул, күпчелекнең ирләре аның белән төн уздырган, шуның аркасында күпме ызгыш, күпме талаш булган. Без боларның барысын да әнә шул ялга кайткан көннәрне әни сөйләүләреннән генә белдек.
Әмма соңгысында әни бик борчылган иде, Шамилә апаны кызганып сөйләде, авыр хәлдә калса да бер дә сөенмәде. Зур юлга безне автобуска утыртып җибәргәч тә өйгә кермәгән әни, туп-туры Шамилә апа йортына атлаган. Теге вакыйгадан соң күпме еллар узып, гомергә бергә яшәсәк тә, алар бер-берсе белән беркайчан да исәнләшмәде. Безгә дә рөхсәт юк иде. Ике хатын ул көнне кичке көтү кайтканчы сөйләшкәннәр. Әни, чыгып та тормыйча, ашарына да пешергән, урын-җирләрен дә алыштырган, чиләк белән су кайнатып бөтен идәннәрен юып чыккан. Бер көн дә калмыйча бөтен эшен эшләп йөргән әнигә тора-бара тагын берничә хатын кушылган. Үткәннәр онытылмаса да, берсе дә ачуын сакламаган. Әнә шулай, кайчандыр үзләрен елатып яшәткән Шамилә апаны алар 8 ай кулдан ашаттылар әле, чишендереп ышкып-ышкып юындырдылар. Аның шәрә тәнен үзләренең үк ирләре иркәләгәнен берсе дә уйламыйча калмагандыр.
Әлеге вакыйгага әллә никадәр гомер үтсә дә, без аны гел искә алабыз, сөйләшәбез. Әни дә үскәндә безне гел шуның мисалында гына тәрбияләде, ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да баш белән хатын-кызга уйларга, ул тәртипле булырга тиеш, дип өйрәтте.

Рәфидә, Яңа Чишмә.

https://new.vk.com/beznen_avil

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: