Реклама
Тәскирә апа Сабабызның бик хөрмәтле кешесе. Җиңүнең 55 еллыгы урамындагы йорт капкасының һич тә ябылып торганы юк. Мәктәп укучылары да, күрше-күлән дә гел хәл белергә киләләр. Газиз абый белән өч кыз үстереп, аларга югары белем биргәннәр. Икесе - табиб, берсе - инженер белгечлеге алган. Кызлары да үзе кебек гыйлемгә бай,...
Тәскирә апа Сабабызның бик хөрмәтле кешесе. Җиңүнең 55 еллыгы урамындагы йорт капкасының һич тә ябылып торганы юк. Мәктәп укучылары да, күрше-күлән дә гел хәл белергә киләләр. Газиз абый белән өч кыз үстереп, аларга югары белем биргәннәр. Икесе - табиб, берсе - инженер белгечлеге алган. Кызлары да үзе кебек гыйлемгә бай, кыю, тырыш. Туксан дүрт яше белән баручы әбекәйнең хәтере яхшы, сөйләме аңлаешлы, сөбханаллах!
Кәгазь галстук
Фронт юлы
Шул Ватанны ярату хисе, аны дошман кулына бирергә теләмәү сугыш кырына илтә дә инде Тәскирә Хәсән кызын.
Сугышка киттем. Тәкәнештән Кукмарага җыйдылар. Анда тимер юл бит, поезд тәрәзәләре аша башы бәйләнгән яралылар теге яктан килә. Ә бу яктан безне товар йөртүче поездларга төйиләр. Кызларын озатырга әниләре килгән. Җибәрәсе килмичә, вагонга кергәндә аякларыннан тарталар. Мин бер читтә торам. Казанда торып укыганда да, әти-әниләрне күрә алмадым бит. Сугышка озатканда да юк, алар бит еракта - Оренбург ягында. Поезд белән Мәскәүгә казармага китереп төшерделәр. Ун көн карантин үттек. Минем толымнарым бик калын, озын иде. Барыбызның да чәчләрне кистеләр. Чия төстәге лента белән үргән идем, кисеп алалар да ташлыйлар. Сорап алдым да, моннан барган киемнәрем белән авылга җибәрдем. Чәчне алгач, әни: "Балам үлгән икән", - дип егылган. Соңыннан чәчем белән спектакль дә уйнап йөргәннәр әле. Шуннан безгә хәрби киемнәр бирделәр. Мәскәүнең Кызыл мәйданына алып чыгып тезделәр. Трибунада - Сталин, Каганович, Ворошилов, Молотов, Орджоникидзе... Калинин чыгыш ясады. "Кызлар сез Ватанны сакларга килдегез. Сезнең хезмәтегезне, үзегезне беркайчан да онытмаслар", - диде. Үзе күтәрелеп карамады. Митинг тәмамлангач, кайсыбызны кайсы якка тараттылар. Мин Мәскәү оборонасында прожекторчылар полкына эләктем. Противогаз, винтовка - янда. Прожекторның эчендә карандаштан озынрак, югары температуралы ике күмер. Рубильникка баскач болар кабынып, унике чакрымга кадәр яктырта. Алар яна торгач кими, сүнеп беткәнче алыштырырга кирәк. Янган күмерне ялан кул алмаштырам. Кул тиреләрем пешеп, өч тапкыр алышынды. Авыртудан түзеп булмый, иреннәрне кан чыкканчы тешлим, алар кутырлап ярыла. Әмма бирешәсе түгел. Искесен алып, яңаны куярга кирәк. Озакларга ярамый, бомба төягән самолетлар очып кына йөри. Берсендә зенитчылар бер очкычны атып төшерделәр. Бомба төшкән урында чокыр ясала. Апрельдә аңа су тула, безнең яралылар, җир өстендәге мәетләр су өстендә йөзә. Яз җитүгә күз алдымда һаман шул хәлләр. Самолет тавышы ишетсәм, сикереп торам, киенә башлыйм. Бомба бер урынга чокыр ясаса, аннан күтәрелгән туфрак икенче җиргә тау булып өелә. Шул туфрак астында мин дә калганмын, әмма шинель итәгем чыгып калган. Медбратлар күреп чиркәүгә илткәннәр, анда госпиталь икән. Башыма контузия алып, сугышка яраксыз дип мине кайтарып җибәрделәр.
"Тәрәзгә әти килде, мине күрми"
-Авылга кадәр шәфкать туташы озата кайтты. Бер авылдан бер авылга кадәр бару өчен транспорт кирәк. Район үзәге - Шарлыкка кайткач та, авылга кадәр 25 чакрым ара бар. Ат белән өй янына кайтып туктадык. Кучер да хатын-кыз, ирләр юк бит инде. Яшьлектер, шәфкать туташына әйтәм:
- Фатирга кертмәсләр микән, тәрәзәгә шакы әле, - дим. Тәрәзгә әти килде, мине күрми.
Тәскирә апа тормышындагы үзәк өзгеч вакыйгаларның бу бер өлеше генә. Аларны еламый гына тыңлау мөмкин дә түгел. Сугыштан кайткач та күп авырлыклар, югалтулар кичерә ул. Мәгъмүрә апасы чакыруы буенча, ике бертуган сеңлесе Фәния һәм Раяны җитәкләп Казанга килә. Аннан соң төрле елларда Актаныш, Солтан (хәзерге Балык Бистәсе), Мамадыш, Чүпрәле районнарында мәгариф бүлегендә инспектор, мөдир, "Октябрь юлы" газетасында мөхәррир булып эшли, укучыларга татар теел һәм әдәбиятыннан белем бирә. Саба районына 1951 елда килә. Шулай итеп, Оренбург кызы бездә кала. Тумышы белән Чиләбе ягыннан булган Газиз абыйга тормышка чыгып, өч бала үстерәләр. Балаларның әтисе бүген вафат инде. Тормыш юлында нинди генә кыенлыкларга юлыкса да, Җәлил антына тугры калып, Ватан өчен дип яши һәм эшли ул. Бөек Ватан Сугышы ордены, Жуков һәм "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы ул. Тәскирә апа кебек авыр елларны кичергән, үлем белән күзгә күз очрашкан буын янында, без яшьләрнең моң зары көлке тоела хәтта.
Замирә Сәмигуллина.
Автор фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз