Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Муса Җәлилнең икенче “Моабит дәфтәре”н Казанга Сабада эшләгән Нигъмәт Терегулов алып кайткан

    Бөек Ватан сугышында катнашкан сабалылар турында эзләнүләр алып барганда моңарчы билгеле булмаган каһарманнар пәйдә булып тора. Байлар Сабасы район үзәге булганлыктан, төрле министрлыкларның юлламалары, билгеләнүләр белән килеп эшләп, Саба тарихына кереп калырдай шәхесләр бар. Шуларның берсе - Терегулов Нигъмәт Мөхәрләм улы. Рафаэль Мостафинның "Өзелгән җыр эзеннән" дигән әдәби-документаль повестында халкыбызның...

    Бөек Ватан сугышында катнашкан сабалылар турында эзләнүләр алып барганда моңарчы билгеле булмаган каһарманнар пәйдә булып тора. Байлар Сабасы район үзәге булганлыктан, төрле министрлыкларның юлламалары, билгеләнүләр белән килеп эшләп, Саба тарихына кереп калырдай шәхесләр бар. Шуларның берсе - Терегулов Нигъмәт Мөхәрләм улы.

    Рафаэль Мостафинның "Өзелгән җыр эзеннән" дигән әдәби-документаль повестында халкыбызның горурлыгы булган патриот-шагыйрь Муса Жәлилнең икенче "Моабит дәфтәре"н 1946 елның март азагында Терегулов Нигъмәт дигән кешенең Уфадан Казанга килеп, Татарстан Язучылар Союзы идарәсенең ул вакыттагы рәисе Әхмәт Ерикәйгә тапшыруы турында әйтелә. Ә бу каһарманның сугыш алды елларында безнең районда юрист-адвокат булып эшләве, ә 1941елның 26 июлендә Байлар Сабасыннан фронтка озатылуы турында әлегә кадәр район халкы белмидер. Рафаэль Мос­тафин китабында да бу хакта бер нәрсә дә белә алмыйбыз. Кем соң ул Нигъмәт Терегулов? "Моабит дәфтәре" аның кулына ничек килеп эләккән һәм нинди юллар белән ул аны туган илгә алып кайта алган?

    Ул тумышы белән Башкортстаннан булгач, аның язмышы белән якташлары күптән кызыксына икән. Мәсәлән, актив җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Рәүф Идрисов Казанга - Бөтендөнья татар конгрессына килгәч, безнең райондагы әлеге җирле оешма җитәкчесе Тәлгат Нәҗмиевне эзләп табып: "Сезнең районнан сугышка Нигъмәт Терегулов дигән адвокат киткән. Ул кешене беләсезме, кызыксынганыгыз бармы? -дип сораган һәм аның язмышы турында кыскача гына мәгълүмат биргән. Бу хакта Тәлгат Самат улы кайтып, миңа җиткерде.

    Терегулов Нигъмәт Мөхәрләм улы 1911 елда Башкортстан Республикасы Благовер районы Каргалы авылында туган. 1178 нче укчы полкында взвод командиры, лейтенант, 1942 елның 14 августында Калуга шәһәре янындагы бәрелештә әсирлеккә эләгә.1944 елның мартында Франциядәге Ле-Пюи дигән җирдә урнашкан Татар легионы частенда ул Сталинград якларында туып-үскән Габбас Шәрипов белән таныша. Шәрипов аннан:"Гарәпчә укый беләсеңме?"- дип сорый. Уңай җавап алгач, ул Нигъмәткә М.Җәлил белән А.Алишның көндәлекләрен бирә, ә аларның фашистларга каршы эш алып барганнары өчен Берлин төрмәсендә тоткынлыкта ятуларын әйтә.

    Бәләкәй баланың кул яссуы хәтле генә, төрле кәгазь кисәкләрен тегеп, кулдан ясал­ган дәфтәрдә вак кына гарәп хәрефләре белән алтмыш шигырь һәм берничә ши­гырь­дән өзек урнаштырылган һәм соңгы битендә:"Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!" дигән баш астында Муса Жәлил: "Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул", - дип язган була.

    Нигъмәт Мусаның әманәтен үтәү өчен барысын да эшли. Авылдашы Әмир Үтяшев отряды составында француз каршылыгы хәрәкәтенә кушылып сугышны француз партизаннары сафында тәмамлый. Сугыштан соң хәрби әсирләр эшелоны Европадан Уралга таба хәрәкәт итә. Эшелон буенча Башкортстанның Алкино тирәсендә, ә бәлки Себердә аларны каты "фильтрлау" аша үткәрәчәкләр икән, дигән хәбәр тарала. Нигъмәт пошаманга төшә: ул бит М.Җәлил белән А.Алиш шигырьләрен алып кайта, тентү вакытында юкка чыгарсалар? Нишләргә? Эшелон озын тукталышлар ясап, әкрен генә алга бара. Нигъмәт кыю адым ясый. Куйбышев шәһәре янында дусларыннан җылы киемнәр, одеал алып, документсыз, Уфага бара торган поездның вагон түбәсенә менеп урнаша. 14 сәгатьтән ул инде Уфада була. Биредә ул берни белән дә бәяләнми торган кадерле язмаларны нык саклавын үтенеп бертуган Мөкәррәмә апасына тапшырырга, хатынын, балаларын күрергә өлгерә, һәм тынычланып, Алкино станциясендә элекке хәрби әсирләрне алып кайтучы составны каршы ала. "Фильтр" үтеп азат ителгәннән соң, ул, озакка сузмыйча, язмаларны адресларына тапшыру өчен Казанга килә. Алдан Абдулла Алиш шигырьләрен аның хатыны Рокыя Тюльпановага кертеп бирә, аннан соң Язучылар Союзы идарәсенә килә. Ул тапшырган пакетта ике куен дәфтәре була.

    Ә инде каты җәзалауларга түзеп, көрәш­тәшләрен сатмаган Габбас Шәриповның төрмәдән "Моабит дәфтәрен" нинди юллар белән алып чыгуы Рафаэль Мостафин тарафыннан җентекләп язылган.

    Шунысы аянычлы, М.Җәлилнең 50 шигыре язылган беренче "Моабит дәфтәре"н төрмә шартларында саклап калып, Брюссельдәге СССР консуллыгына тапшырган Бельгия гражданины Андре Тиммермансның исеме бөтен дөньяга билгеле һәм ул Совет хөкүмәте тарафыннан "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән булса да, кырык үлем аша икенче "Моабит дәфтәре"н Казанга кайтарып ирештергән милләттәшләребез Н.Терегуловны һәм Г.Шәриповны туган илдә ГУЛАГ лагерьлары каршы алган. Батыр йөрәкле Терегуловның гомере 1947 елның августында Амур өлкәсе Ургала станциясендәге лагерьда өзелгән. Бары тик 1963 елда, хатыны Хәйрелбанат Мөхәммәтҗан кызы аның аклануына ирешә.

    Саба суын эчкән, Саба урамнарында йөргән, гаделлеге белән Саба халкының ихтирамын казанган Нигъмәт Терегуловның Саба тарихында лаеклы урыны булырга тиеш.

    Язма Казандагы Бөек Ватан сугышы һәм М.Җәлил музейларында тупланган, Р.Мостафинның "Өзелгән җыр эзеннән" (Татарстан китап нәшрияты, 2011) һәм Уфада чыга торган "Язмыш" гәзитендә (№ 7, 16.02.2006) бәян ителгән материалларга нигезләнеп әзерләнде.

    Хәйдәр Хисанов,

    Байлар Сабасы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: