Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

“Футбол төне” төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Казанда музейларда “Футбол төне” үткәрелә. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова искәртте.

Ул “футбол төне”нең “Казан Кремле” музей-тыюлыгыннан тыш, Боратынский, Горький, Ленин музейларында да узачагын әйтте. “Футбол төне” бигрәк тә җанатарлар өчен үткәрелә. Без Татарстанны күрсәтергә телибез, күңелсез булмасын өчен, берничә чара оештырдык. Безгә килгән һәркем чәй эчә алачак. Безнең Татарстанда чәй эчүнең бай традицияләре бар. Татарлар һәм башка халыкларның нинди чәй эчүләре турында сөйләячәкбез. Буфетта милли ризыклардан да авыз итәргә мөмкин булачак. Шулай ук, туку станогы, чигү һәм башкалар буенча мастер-класслар бар. Футбол тематикасына да мастер-класслар үткәрелә. Һәркем үзенә кызыклысын таба алачак. Музей ишегалдында төрле рок ансамбльләр чыгышлары каралган. “Витязь” хәрби-тарихи клубы тарихи уеннар оештыра. Музейга килүчеләр уктан да атып карый алачаклар, милли уеннар белән дә танышачаклар. Музей залларында махсус оештырылган күргәзмәләр эшләячәк”, - дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев