Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Надежда Бабкина “Каравон”да: Бу бәйрәмдә безнең зур илебез чагылыш таба

Россиянең халык артисты республика һәм Лаеш җитәкчелегенә гореф-гадәтләрне саклый һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль өчен рәхмәт белдерде.

“Каравон” — ул зур фестиваль һәм традицияләр бәйрәме. Бу хакта бүген рус фольклоры фестивалендә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина белдерде.

Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивале дәвам итә. Быел бәйрәмдә Надежда Бабкина һәм “Русская песня” Мәскәү дәүләт фольклор театры кунак булды. Быелгы бәйрәм аңа нигез салган “Каравон” ансамбленең 30 еллык юбилее белән аеруча  истәлекле.

“Без сезнең белән искиткеч бәйрәмне, хис-тойгыларны һәм кәефне уртаклашырга килдек. Боларның барысында да безнең зур илебез чагылыш таба. Бүген сезгә Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Исемен генә уйлап карагыз - “Каравон”. 30 ел буе шулай дип атала торган коллектив бүген юбилеен бәйрәм итә. Бу – 30 еллык иҗат эшчәнлеге, халык зирәклеге, милли традицияләр”, - диде Надежда Бабкина.

“Бу коллектив белән бер үк исемдә бәйрәм булдырылды. Быел ул 26нчы тапкыр үткәрелә. Бу күркәм традициягә әйләнде. Мин чын күңелемнән республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Безнең тормышның нигезе – ата-бабаларыбызны хәтердә саклау, димәк, традицияләрне, тарихны саклау дигән сүз”, - диде җырчы.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X