Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркоман көндәлегеннән язмалар

Берәүнең малаен җирләп кайттылар. Халык аптырашта: 33 кенә яшь ди үзенә. Авырып йөргәнен дә сизмәделәр кебек. Наркоман булган икән ул, әти-әнисе, якын дуслары сизенсә дә, аның язмышын кайгыртучы булмаган. 9нчы сыйныфта укыганда алып барган көндәлегенә менә нәрсәләр язган ул. Тугызынчы сыйныфта укыйм, быел беренче тапкыр имтиханнар бирәбез. Укыйсы килми, күбебез...

Берәүнең малаен җирләп кайттылар. Халык аптырашта: 33 кенә яшь ди үзенә. Авырып йөргәнен дә сизмәделәр кебек. Наркоман булган икән ул, әти-әнисе, якын дуслары сизенсә дә, аның язмышын кайгыртучы булмаган. 9нчы сыйныфта укыганда алып барган көндәлегенә менә нәрсәләр язган ул.

Тугызынчы сыйныфта укыйм, быел беренче тапкыр имтиханнар бирәбез. Укыйсы килми, күбебез дәресләрдә ни телиләр - шуны эшләп утыралар, укыган форма күрсәтеп. Мәктәптән кайтып, сумканы ыргытабыз да, капкалап, үзебезнең җыелу урыннарына барабыз. Әти-әниләр эштә, алар өйдә булган очракта: «Без консультациягә киттек», - дибез. Кызлар бераз укый әле, күбебез дәрестә ишеткәнне әйтеп, билге ала.

Язлар җитте, табигать бәйрәм көтә - яшеллеккә күмелә, чәчәкләргә төренә. Кыш көне аулак өйләрдә, ташландык биналарда җыела идек, инде агачлар, үзәннәр ышыгында безне беркем дә күрми. Акчалы малайлар да бар. Әти-әниләрдән репетиторга дип алып китәләр, юашрак малайларны кысучылар да бар, берәүләр урлап акча таба. Акча кирәк - кем ничек булдыра - шулай эшли.

1.05. Бүген ниндидер бәйрәм, әти иптәшләре янына китте. Кесәсеннән, сиздерми генә, берничә сигарет, бераз вак-төяк акча юнәттем. Әле дача бакчасын казымыйбыз - җир өлгермәгән. Мин дә мәктәпкә дип чыгып киттем. 5-6 иптәш аулакта, ташландык йорт янында, яңа төр тәмәке тарттык. Җиңелчә генә исердем дә кебек - кәефләр күтәрелеп китте. Баш әйләнә, бөтенесен кочаклап яратасы килә. Кемнәрдер, мактый-мактый, бер малай алып килгән сыра эчте. Мин кабып карадым - бер кызыгыр җире юк - әрем тәме генә килә. Исерешкән малайлар тагын кибеттән сыра алып килде, ә миңа тәмәке бик ошады, тарткан саен тартасы килә, кәефне күтәрә. Кызып китеп сугыша башладылар.

2.05. Авырып өйдә генә яттым. Телефоннан чакырган иптәшләргә дә, авырыйм, бармыйм, дидем. Алар миңа корвалол, валерианка, боярышник, димедрол эчәргә куштылар. Икесе бар икән. Ярты флакон эчтем, башка китте. (Наркомания шулай башлана икән.)

5.05. Укудан кайткач, иптәшләр белән теге урынга җыелдык. Берәүдә бөтен авыруларны бетереп, кәефне күтәрә торган дару бар икән. Акча җыешып, тәмләп карадык. Амфитамин - витаминның бер төре, диделәр, гел аз-аз гына кулланырга кирәк икән. Кәефләрнең моңарчы шундый шәп булганы юк иде әле. Туйганчы җырладык, кочаклаштык, серләштек, мәңге дус булырга сүз куештык.

…140 млн кеше яшәгән Русиядә 5 млн наркоман бар икән, алар уртача 30 яшькә кадәр генә яши. Берәүләр китә тора, алар урынын яшьрәкләр ала тора.

Безнең гәҗит

Роман САЛИХОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X