Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Немецлар өчен “Фения” идем

"Минем күрмәгәннәр калмады инде",- дип каршылады безне Лесхоз бистәсендә яшәп, 24 гыйнварда 90 яшен тутырган Фатыйма Минһаҗетдинова. Яшәү өчен зур көрәш барган сугыш чорында ачлыгын, ялангачлын гына түгел, җәбер-золымын да күп күргән ул. Казанчы Бигәнәй авылында туып, гаилә хәле буенча Ике басу Арташта үскән 17 яшьлек кыз сугыш башлану хәбәрен...

"Минем күрмәгәннәр калмады инде",- дип каршылады безне Лесхоз бистәсендә яшәп, 24 гыйнварда 90 яшен тутырган Фатыйма Минһаҗетдинова. Яшәү өчен зур көрәш барган сугыш чорында ачлыгын, ялангачлын гына түгел, җәбер-золымын да күп күргән ул. Казанчы Бигәнәй авылында туып, гаилә хәле буенча Ике басу Арташта үскән 17 яшьлек кыз сугыш башлану хәбәрен вербовка белән Украинага барышлый поездда ишетә. Туган ил ерагайганнан-ерагая, яшьлек хыяллары белән янган кызлар үзләрен нинди язмыш көтәсен дә, кая барганнарын да аңламыйлар. Ерак юлны үтеп, аларны Украинаның Сталин өлкәсе Караковстрой авылында төзелешкә эшкә билгелиләр. Беләкләре көч тә кермәгән кызларның зур-зур тачкалар белән кирпеч ташуларын әбекәй бүген дә җан газабы белән искә ала. Иге-чиге булмаган авыр эш, шуның өстенә һава торышына ияләшмәгән Фатыйма нык авырый. Әмма ярдәм көтәр кеше юк, ил өстендә афәт, баш очыннан пуля-снарядлар оча. Фатыйма апа авырып, белми дә кала, аның белән бергә бирегә килгән кызлар җаен табып, Сабага кайтып китәләр. Немец изүе астында калган Украинада ачлы-туклы тормыш, билгесезлек үзәккә үтсә дә, алда тагын да аяныч тормыш көтә - 1942 елның маенда украин кызлары белән бергә биш кызны Германиягә алып китәләр. "Мин ул чакта үзебезнең пленга төшкәнлекне дә белмәдем, поездга төяделәр дә алып киттеләр", -дип искә ала ул коточкыч көннәрне. Чарасызлыктан гаҗиз булган бер поезд халыкны казармага ябалар. Аннан тиешенчә теркәп, төрле җирләргә бүлгәлиләр.

Фатыйма әбинең күргән михнәтләренең ачы шаһите булып өстәл тулы немец телендә язылган документлар ята. Немецларның гаҗәп төгәл халык икәнлеге бу кәгазьләрдән дә ачык күренә: һәрбер язу машинкада чиста-пөхтә, конкерт язылган, Фатыйма әбидән бармак эзләренә кадәр алынган. Фатыйма "Фения"га әйләнгән, фамилия дә алманчага яраклаштырылып, Зинаталиска үзгәртелгән. Документлардан күренгәнчә, аларны Германиянең Мансфельд районы Вельфесхольц авылына авыл хуҗалыгы эшчесе итеп теркиләр. Биредә Штромберг фамилияле помещикта бил бөгәләр. "Бер алпавыттта кол урынына тотылар. Иге-чиге булмаган басулары, ферма-ферма маллары бар иде. Җәй буе эсседә хәлсезләнеп кышка малларга печән әзерләдек. Курку дигән әйбер юк, ыжгырып торган үгезләр торакларын чистартабыз, ашарларына бирәбез. Чөгендер басулары дәрьяларга сузылган, чүбен утыйбыз. Безне галәмәт гәүдәле немец хатын-кызлары, солдатлар мылтык белән көнозын карап торып эшләтә иде. Ачлы-туклы килеш баш күтәрмичә эшлисең, хәлсезләнеп тик утырганыңны күрсәләр, күз алдында аталар иде. Үлмәс өчен ипи белән су бирәләр, ул ипинең тәме бүген дә авызда тора.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев