Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара

Авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре төрле. Кемдер булганны урнаштыру кыен дисә, икенчеләр бәрәңге уңы­шы начар чыккач, аны утыртудан ни мәгънә, ди. Авыл халкы сортлы бәрәңге булмаудан зарлана. Сүз дә юк, авылларда орлык бәрәңгесе "картайды". Шәхси хуҗа­лыклар 30 елдан бирле бер төрле сорт утырта. Яшерен-батырын тү­гел, авылларда...

Авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре төрле. Кемдер булганны урнаштыру кыен дисә, икенчеләр бәрәңге уңы­шы начар чыккач, аны утыртудан ни мәгънә, ди. Авыл халкы сортлы бәрәңге булмаудан зарлана.

Сүз дә юк, авылларда орлык бәрәңгесе "картайды". Шәхси хуҗа­лыклар 30 елдан бирле бер төрле сорт утырта. Яшерен-батырын тү­гел, авылларда колхоз эшләп торганда, халык орлык бәрәңгесенә кытлык кичермәде. Әмма заманалар үзгәрде. Хәзер бәрәңге утыртучы хуҗалыклар саны да кими башлады.

Халыкның бәрәңгедән баш тартуында берничә сәбәп ята. Тор­мыш-көнкүрешнең үзгәрүе дә бәрәңгедән бизүгә китерде. Хәзер мәшәкатьсез генә, артыгын эшлә­мичә яшәргә гадәтләнгән бер кавем барлыкка килде. Орлык бә­рәңгене бусагасына китереп бир­сәң дә, алар бу эшкә алынмаячак. Ә үстерергә җан атып торучылар аны урнаштыра алмаудан интегә. Андыйлар исә үзләре өчен генә аз күләмдә утыртуны хуп күрә. "Заготконтора" дип аталган система таралу да бәрәңге файдасына түгел. Бүген бәрәңге культурасын элеккеге кебек авыл саен түгел, махсуслашкан хуҗалыклар гына игә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да авылларда мондый проблемалар барлыгын яхшы беләләр. Аграр ми­нистрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов бел­дергәнчә, республикада бәрәң­гегә кытлык юк анысы. Әмма сату-ур­наштыру системасының камил бул­мавы җитәкчелекне дә борчый. Шуңа күрә хәзер бәрәңгене җи­тештерү, сату гына түгел, аны сыйфатлы итеп саклау ысулларын да үзләштерергә кирәклеге көн кадагына чыккан. Бүген сәүдә нокталарына бәрәңгене элекке кебек балчык белән китермиләр инде. Төр­гәкләнгәне дә, юылганы да бар. Моның белән үзебезнекеләр шө­гыльләнә башлаган. Бу эшкә нык­лап алынган районнарда, билгеле, орлык проблемасы да юк, хөкү­мәттән ярдәм итү мөмкинлеге дә каралган.

Зур хуҗалыкларга игътибар бул­са да, шәхси хуҗалыклар читтә кала. Моның шулай икән­леген министрлыктагылар да таный. Урыннарда җирле җитәк­челәр тарафыннан тиешле шартлар тудырылмый, ди алар. "Бәрәңге игелми торган районнарда бәрәң­ге орлыгын алып кайтуны җирле җитәкчелек оештырмый икән, халык каян килеп бәрәңге үстерә алсын?! Җирле үзидарәләр орлык табуны үз өсте­нә алса, бәрәңгене урнаштыру өчен кооперативлар оеш­тыруны, эшмәкәрләрне җәлеп итүне район җитәкчелеге хәл итәргә тиеш. Без аларга ярдәм итәргә әзер", - ди Габдрахманов.

Татарстан авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү иституты җитәк­чесе Марсель Таһиров та шушы фикер­дә. "Инде менә ничә еллардан бирле орлык бәрәңгене авыл җир­лекләре аша халыкка сатарга дигән сүзләр йөри. Без алар белән хез­мәттәшлек итәргә әзер. Әмма бу эшкә алынган җирлекләр генә юк. Безгә килгән кешеләргә орлыклык бәрәңгене сатабыз. Ләкин урыннарга чыгып сату итүне оештырырга мөмкинлегебез дә, вакытыбыз да юк", - ди ул.

Быел институт хезмәткәрләре 50 тоннадан артык орлык бәрәң­гесе саткан инде. Алдан аяк кие­нүчеләр инде әллә кайчаннан алып куйганнар. Безнең якларга яраклаштырылган, үзебезнең галим­нәр уйлап тапкан һәм чит ил сортларын тәкъдим итәбез, диләр. Бәяләренә килгәндә, төрлечә. Кайберләренең килосы 30-50 сумга җитә.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева белдер­гәнчә, шәхси хуҗалыкларга югары сыйфатлы орлык (супер-элита, элита) утыртканда гына мул уңышка өметләнергә була. Иң яхшысы - соң өлгерә торган сортларга өс­тенлек бирергә кирәк. Белгеч безнең климат өчен "Рокко", "Розара", "Нев­ский", "Азара" һ.б. сортларны утыртырга киңәш итә.

"Авыл халкының зарын аңларга була, - ди Марсель Таһиров. - 40 яшьлек кешедән спортчы ясап булмаган кебек, озак еллар дәвамында бер бакчада үскән бәрәңгедән дә зур уңыш көтеп булмый. 7-8 ел саен бәрәңге орлыгын алмаштырырга кирәк. Ни кызганыч, әмма бу бездә алай түгел".

Лилия НУРМӘХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 24.04.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев