Ни җитми сезгә, чиновниклар?
Башкортстан прокуратурасы җитәкчесе урынбасары Олег Горбунов, 10 миллион сумлык ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алынган.
Ришвәтне аңа Уфа чиновникларының гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын үтәгәндә хаксыз эш итүләре өчен җинаять эше ачмасын дип биргәннәр. Бу кара эштә Олег әфәнде үзе генә түгел, тагын берничә чиновник һәм прокуратура хезмәткәре катнашкан. Бу хакта Тикшерү комитеты сайтыннан укып белергә була. Астына су керә башлагач, халыкның хокукларын якларга тиешле бу әфәнде чит илгә чыгып китәргә җыенган, әмма очкычка утырганчы ук, аның кулына богау салып өлгергәннәр. Бик күп мескеннәрнең хокукын яклыйсы урынга, үз кесәсен калынайткан чиновникның юк кына акчага алданып (10 миллион, чынлап та, бу дәрәҗәдәге кеше өчен күп акча түгел), затлы фатирын тикшерү изоляторына алыштыруы кызганыч, билгеле. Газета хәбәрчесен бу вакыйгада погонлы әфәнденең кулга алынуы да, ришвәтнең күләме дә түгел, чиновникларга бирелгән өстенлекләр таң калдырды. Рәсми чыганакларга гына таянып, республика прокуроры урынбасарының хезмәт хакын исәпләргә тырышып карыйк.
Минем кулда – Россия Федерациясендә прокуратура хезмәткәрләренең окладлары турында Хөкүмәт карары басылган рәсми документ, аны соңгы тапкыр 2014 елның 10 июлендә редакцияләгәннәр. Аннан күренгәнчә, республикалар, крайлар һәм өлкәләр прокурорларының урынбасарларына айга 76-78 мең сумлык оклад билгеләгәннәр икән. Аннан соң бу оклад индексацияләнгәнме, юкмы – миңа мәгълүм түгел. 78 мең сум акча, килешик, бик күп түгел инде ул. Шулай да Россия шартларында ул акчага яшәргә була. Тик прокурорларның хезмәт хакында оклад бик кечкенә урын алып тора. Икенче документны – “Россия Федерациясенең прокуратурасы турында” дигән законның 44 статьясын ачабыз.
Покуратура хезмәткәрләренә окладка берничә саллы өстәмә каралган анда: “классный чин” өчен, озак эшләгән өчен (выслуга лет), хезмәтнең аерым шартлары өчен, катлаулылык, киеренкелек, хезмәттәге югары нәтиҗәләр өчен, гыйльми дәрәҗә өчен, мактаулы исем өчен өстәп түләнә. Әле тагын кварталлык һәм еллык премияләр каралган, “бүтән түләүләр” дигән безнең өчен билгесез өстәмәләр дә бар. Хезмәтнең аерым шартлары өчен өстәмә – окладның 175 проценты күләмендә. Калькулятор 136 мең 500 дигән санны күрсәтә әнә. Окладка кушкач, 214 мең 500 сум килеп чыга. Шуңа катлаулылык, киеренкелек дигән 50 процентлык өстәмәне ялгыйбыз. Калькуляторда чыккан сан – 253 мең 500. “Классный чин” дигән матур исемле өстәмә 30 процент кына, бу 23 400 мең сум, әмма россиялеләрнең 50 проценттан артыграгы моннан түбәнрәк хезмәт хакына бил бөгүен исәпкә алсак, начар түгел инде.
Выслуга лет өстәмәсе Олег әфәнде кебек хезмәткәрнеке – 70 процент, бу – 54 мең 600 сум. Калган өстәмәләрне кушып азапланып тормыйк, алар – 10 процент кына, бер пенсионер акчасыннан аз гына кимрәк. Шуннан чыгып республика прокуроры урынбасарының хезмәт хакы премияләрдән тыш якынча 340-350 мең сум дигән санга килеп җитәрбез. Хезмәт урыныннан күп кенә ташламаларга ия булуын искә алсак, прокуратура хезмәткәрләренә намус белән тыныч яшәргә акча җитәрлек дигән нәтиҗәгә килербез. Уйлап карасаң, бу чиновникларны ни өчен шулкадәр иркәлиләр? Дөрес, армый-талмый безнең хокукларны якласыннар өчен. Эшләре киеренке булган өчен. Менә шул киеренкелекне алар ришвәт алып, җинаятьчел катлаулар белән аркадашлык итеп, тагын да кискенләштереп җибәрәләр. Еллык 4 миллион сумлык хезмәт хакы аз булып тоелгач, 10 миллион сум белән генә нәфесне басып буламы инде аны? Олег әфәнде бердәнбер погонлы ришвәтче булса, бик гаҗәпләнмәс тә идек, вәләкин шушы бер эпизодта гына берничә прокуратура хезмәткәре тотылган бит.
Хезмәт хакыннан тыш прокуратура хезмәткәрләре, пенсиягә киткәндә, 20 окладлык пособие белән бүләкләнәләр, пенсияләренә өстәмә түләүләр каралган, хәтта андый өстәмә түләүләр аларның гаилә әгъзаларының пенсиясен дә калынайта. Олег әфәнде, чит илгә качар алдыннан, шул 20 окладны кесәсенә салып куярга онытмаган. Чиновникларның менә шундый өстенлекләрен бетерсәк, Пенсия фондының дефициты да юкка чыкмас иде микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев