Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әни, Путин сине үпмәде!” – авыру баланы Президент юата [видео]

Россия Президенты Владимир Путин балалар инсультын дәвалый торган Россиядәге бердәнбер үзәк – Мәскәүнең Морозов хастаханәсенең яңа корпусында кунак булган, дип яза РИА Новости.

Бөерен күчереп утыртканнан соң, әлеге хастаханәдә дәваланучы алты яшьлек Савелий, Путинны күреп, аның чынлап та Президент булу-булмавы белән кызыксына.

Путин малайны юатып: «Түз инде, дәваланырга кирәк, кадерлем. Аннан соң өйгә кайтырсың», дигән һәм авыру баланың башыннан үпкән.

«Мине Президент үпте. Әни, сине үпмәде», — дип сөенә Савелий.

Фото: скриншот видео

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев