Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп шатлыкларны да, борчуларны да бергә күтәргән кеше ул, диелә Президент телеграммасында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша.

Хөкүмәт телеграммасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә адресланган.

«Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанованың вафат булу хәбәре авыр кайгы алып килде. Танылган артистның иҗатын сөюче күпсанлы ватандашларыбызга кушылып, мин Нәҗибә ханымның якыннарының, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам.

Нәҗибә ханым тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Ул заман сулышын, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын сизгер тоеп, һәр ролен йөрәге аша уздырып уйнады. Бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп шатлыкларны да, борчуларны да бергә күтәргән кеше ул.

Нәҗибә Гыймаевна искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керкән шәхес буларак күңелләребездә мәңге сакланыр», — диелә Президентның кайгы уртаклашуында.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев