Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек дөрес егылырга: татарстанлыларга кышкы иң еш имгәнүләр турында сөйләделәр

Татарстан травматологларының һәр кышта эш өстәлә.

Бу салкын сезон башланганнан бирле республика хастаханәләренә төрле зарарланулар белән дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә. Татарстанда кыш көне ешрак кайда һәм нинди җәрәхәтләр алалар һәм якыннарыгызны, үзегезне ничек сакларга кирәклеге турында - "Татар-информ" репортажында.

Статистика буенча, Яңа ел каникулларында “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгатьләр саны гадәти көннәр белән чагыштырганда бер ярым тапкырга арта, дип сөйләде Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе оператив бүлеге мөдире Татьяна Ликотурнова.

Бот башы сыну

Табиблар өлкән яшьтәге кешеләрнең нинди җәрәхәтләр алуын сөйләде.


"Кышын пенсионерлар бот башы һәм бот сөягенең өске өлеше, оча сөякләре сынудан килә, шулай ук очлыклар һәм умырткалык сынулары да була", - дип билгеләде Бородкин.


ДРКБ травматология бүлеге мөдире, табиб травматолог-ортопед Алексей Глушков аңлатканча, бозлавык вакытында төп кагыйдә - аңа чыкмаска. Шулай да аягыгыз таеп китсә, егылганда беренче эш итеп җыелырга һәм кул-аякларны тырпайтмаска кирәк. Шуны истә тоту мөһим, беренче чиратта үз-үзеңне саклау мөһим, ә телефон, сумка яки кулдагы башка әйберне түгел.

Фото: архив ТИ

Чыганак һәм тулырак мәгълүмат: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев